”Мин татарча сөйләшәм!”
Рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уяту, аны өйрәнү теләге тудыру өчен төрле кичәләр оештыру, сыйныфтан тыш чаралар үткәрү яхшы нәтиҗәләр бирә. Шуны күздә тотып, Балык бистәсе 2 нче мәктәбе өченче ел рәттән бик теләп "Мин татарча сөйләшәм!"акциясендә катнаша.Быел да шушы акция кысаларында мәктәптә ункөнлек игълан иттек. Аның барышында татар...
Рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уяту, аны өйрәнү теләге тудыру өчен төрле кичәләр оештыру, сыйныфтан тыш чаралар үткәрү яхшы нәтиҗәләр бирә. Шуны күздә тотып, Балык бистәсе 2 нче мәктәбе өченче ел рәттән бик теләп "Мин татарча сөйләшәм!"акциясендә катнаша.Быел да шушы акция кысаларында мәктәптә ункөнлек игълан иттек.
Аның барышында татар теле укытучылары көче белән бик күп чаралар оештырылды. Бигрәк тә "Тамчы-шоу", "Аулак өй", "Җәлил дәресләре", "Җырдай атылган гомер","Тел көне" һәм башка чаралар кызыклы һәм оешкан төстә үтте. Мәктәбебезне чын мәгънәсендә күп милләтле гаилә дип атарга була. Чөнки бездә төрле милләт балалары белем ала. Ункөнлегебезне дә төрле милләт балалары катнашындагы кичә белән йомгакладык. Бу чарада укучылар бик теләп катнаштылар. Балалар әти-әниләре белән берлектә үз милләтләренең гореф-гадәтләре, тарихы турында чыгыш әзерләделәр. Милли ризыкларын пешереп алып килделәр, аларны әзерләү серләрен иптәшләренә дә өйрәттеләр. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары татарча шигырьләр сөйләделәр, җырлы-биюле уеннар уйнадылар, милли биюләр башкардылар. 6 нчы сыйныф укучылары Кәбиров Кәрим белән Вәлиев Данилның төрле милләт көйләрен курайда яңгыратулары укучылар күңелендә тирән дулкынлану хисләре уятты. Кичә барышында һәр милләтнең көнкүрешен, милли киемнәрен чагылдырылган презинтация тәкъдим ителде. Кичәбезне татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев