“Миләшкәй”-ме, әллә “Бистә нуры” мы –кайсы җиңәр
Газета укучыларыбызга мәгьлум булганча, район үзәгендә икенче мәктәп янәшәсендә 80 урынга яңа балалар бакчасы бинасын төзү бара.
Бу уңайдан, район мәгариф бүлеге район газетасы белән берлектә аңа матур исем табу максатыннан ике ай дәвамында газета сайтында сораштыру үткәрделәр. Райондашлар бу сораштыруда бик теләп һәм актив катнаштылар. Меңнән артык респондент арасында әлеге уңайдан ихлас көрәш барды.
Һәм менә бүген нәтиҗәләрен сезгә дә җиткерәбез. Тавыш бирүчеләрнең 36 проценттан артыгы "Миләшкәй" исемен хуплап чыкты. Аннан килә "Бистә нуры", Тургай", "Алтын балык", "Сөенеч", "Колокольчик", "Әллүки" исемнәренә туктадылар. Әле бу соңгы сүз әйтелде дигән сүз түгел.
Алда да бу хакта төрле дәрәҗәләрдәге сөйләшүләр, исем сайлаулар булыр дигән теләктә калыйк. Затлы, заманча, матур исем-бу тарихларга уелыр табышыбыз булыр.
Редакция "Авыл офыклары" .
Фото: http://rap.org.ua/news/Opros-Nujno-li-na-portale-i-v-gruppe-provodit-b…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев