Максатка ирешү юлында
Замана таләпләре бүген мәктәптә татар телен укытуда зур үзгәрешләр сорый. Бу аңлашыла да, элеккеге ысулларга гына нигезләнеп булмый. Традицияләр дә заманчалыкны, яңалыкка йөз белән борылуны таләп итә.
Алдыбызда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч - татар телен саклап калу һәм укучыларда, ата-аналарда, аеруча рус телле гаиләдә тәрбияләнгән балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны сүрелдермәү, киресенчә, аны төрле юллар аша үстерү тора. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында, укытуда нинди генә алдынгы технологияләргә нигезләнсәк тә, төп таләп ул – нәтиҗәгә ирешү. Белем бирүнең төп максаты – укучыларга белемнәр, күнекмәләр бирү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү.
Бу максатны үз эченә алган инновацион технологияләрнең берсе – тәнкыйди (критик) фикерләү технологиясе. Аның өстенлекле яклары шактый. Әлеге ысулларны төрле фәннәрдә, дәреснең берничә этабында кулланырга мөмкин. Ул реаль шартларда балаларны иҗади эшчәнлеккә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, нәтиҗә бирә.
Тәнкыйди фикерләү технологиясенең ысуллары бихисап. Шулар арасыннан мин синквейн, “алты эшләпә”, кроссенс ысулларын дәресләремдә аеруча яратып кулланам. Әлеге “6 эшләпә” ысулы татарча әле бер дә аралаша белмәгән балага сөйләшеп китәргә булыша, төркемдә эшләргә өйрәтә, балаларның фикерләү сәләтен арттыра. Шул рәвешле балалар кызыксынып катнашалар, дәрес аралашуга корылганлыктан, үзләрен иркен хис итәләр.
Тәҗрибә уртаклашу йөзеннән, әлеге укыту технологиясен кулланып, “Мәгарифтә яңалыклар. Тормышка ашыру юллары” III төбәкара фәнни-гамәли конференциядә татар теле укытучылары алдында чыгыш ясадым. Шулай ук узган уку елында “Иң яхшы татар теле укытучысы -2019 ” бәйгесендә тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган мастер-класс күрсәттем. Анда катнашкан мөгаллимнәр әлеге технологиянең асылына төшенде, методик яктан осталыгын арттырды, дәресләрдә кулланырга файдалы, дип тапты.
Укучылар белән эшләгәндә дә, бу технология уңай нәтиҗә бирә. Күп кенә укучылар әкият, шигырь язуга тартыла, иҗади бәйгеләрдә катнаша. Мисал өчен, 5нче сыйныф укучысы Рәсүл Кәримуллин – “Гаффар дәвамчылары” район конкурсында, 4 нче сыйныф укучысы Динә Гатиятова Мамадыш шәһәрендә узган төбәкара яшь шагыйрьләр бәйгесендә призлы урынга лаек булды.
Шул рәвешле, татар телен укытканда, яңа мәгълүмати чараларга таяну бер яктан укытучының эшен җиңеләйтсә, икенче яктан укучыларның белем дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерә. Тәнкыйди фикерләү технологиясе ысуллары кулланылыш тапса, билгеләнгән максатларыбызга да тизрәк ирешә алачакбыз. Шул очракта гына балалар дәрескә шатланып, теләп барачак, укучы һәм әти-әни тарафыннан да телгә булган кызыксыну артачак. Безнең үз телебезне югалтырга хакыбыз юк. Телебезне саклап калу өчен бар тырышлыкны куярга кирәк.
Рәмзия Сәләхова –
Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа