Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Көзге каникулларда балаларыгыз кайда?

Мәктәп яшендәге балалары булган әти-әниләр җиңел сулап куйды. Балаң "ялгыш кына" өчле-икеле эләктермәдеме икән дип, сәгать саен электрон көндәлекне тикшерәсе, язылмый калган өй эшләрен белешәсе, аннары балаң белән шуларны ярты төнгә кадәр хәзерлиселәр юк бит. Каникуллар башланды, җәмәгать!


Каникулларны балалардан бигрәк әти-әниләр көтәдер, мөгаен. Югарырак сыйныфларда укучы балалар инде бераз тәртипкә, мөстәкыйльлеккә өйрәнгән булса, башлангычтагылар күрмәгәнне күрсәтә! Бала белән бергә тагын бер кабат мәктәпкә укырга керәбез, диярсең. Инде кирәкмәс дип, баш миебезнең бер караңгы почмагына яшерелгән мәктәп программасын да яңадан яңартырга, ручка тотудан тәмам бизеп, клавиатурада гына шакылдарга күнеккән бармакларны да яздырырга, булмаган сәләтеңне "казып чыгарып", шагыйрь-язучы да, рәссам да булырга туры килә ич.

Шуңа да каникуллар, балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә тын алу, ял итү мөмкинлеге. Арып-талып эштән кайтканнан соң кичке 9-10га кадәр "энә белән кое казу" мәшәкатьләреннән азга гына котылдык. Әмма каникул җиттеме, баланы нишләтергә, үзең эштә вакытта кайда калдырырга дигән сорау туа. Балалар көннең күп өлешен мәктәптә, укытучылар карамагында булганда җан тыныч, ичмасам.

Бала буш вакытын көне буе телевизор каршында, яисә кулдан гаджетларны төшермичә үткәрүен дә теләмибез, үзең юкта нарасыеңны урамга чыгарып җибәрү дә куркыта. Шәһәр җирендә дә, район-авылларда да тулысынча имин дип әйтерлек түгел хәзер - һәр почмакта хәвеф-хәтәр сагалап торырга мөмкин. Алны-артны карамыйча, зур тизлектә барган машиналар да, боз белән әле яңа гына каплана башлаган сулыклар да, мәкерле кешеләр дә күп бит. Шуңа күрә әти-әниләр каникул вакытында баланы кая да булса урнаштыру юлларын эзли.

Көзге каникулларны, соңгы елларда, әти-әниләр һәм балалар өчен уңайлы вакытка туры китерергә тырышалар үзе. Каникуллар вакытын билгеләү мәктәп администрациясе ихтыярында булса да, республикабызның күпчелек гомумбелем бирү йортлары Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшләренә "колак сала". Шуңа да хәзерге вакытта мәктәпләрнең күпләрендә тынлык урнашты.

Ял вакытын ноябрь бәйрәмнәре тирәсендә уздыру гадәткә кереп китте. Мәгълүм булганча, 4 ноябрь - Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Башка елларда, ял көненә туры килгән бәйрәмнәрне күчерү гадәте булганда, каникулның күп өлешендә әти-әниләр дә ял итә иде. Быелгы каникулда күмәк яллар бераз кыскарды - дүрт көн бала үзирегендә дигән сүз. Әти-әниләр балаларының хәвефсезлеген ничек тәэмин итә соң, әлеге вәзгыятьтән ничек чыга?Intertat.ru хәбәрчесе шул хакта сорашты.

Чыганак: ipad.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев