Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

"Кояшка төбәлгән, айга булса да эләгер",- дип саный мәктәп укучысы

Максатка ничек ирешергә? Нинди юллар белән? Әлеге сораулар белән күпләр очраша, күпләр җавап эзли. Минемчә, бу сорауларга җавап бирү җиңел, әмма, чынбарлыкта исә, үз теләгәнеңә ирешү, аны тормышка ашыру өчен бик күп көч һәм тырышлык куярга кирәк.

Иң элек, кешедә ихтыяр көче булырга тиеш. Күпләр үзләренең башлаган эшләрен ярты юлда калдырып китәләр, барган юлларыннан, карарларыннан кире чигенәләр. Димәк, мондый кешеләрдә ихтыяр көче җитәрлек дәрәҗәдә түгел, я булмаса, бөтенләй юк. Шуңа да инде, ихтыяр көчен үз-үзеңдә кече яшьтән үк тәрбияләргә, үстерергә кирәк. Миңа калса, үсә барган саен, әлеге көчне тәрбияләү авырлаша. Әле бит ихтыяр көче үз-үзеңне "калыпта" тотуны таләп итә. Ә моңа без, әлбәттә, кече яшьтән күнегергә тиеш. Баланы тәртипкә гаилә, мәктәп даирәсе, укытучылар, өлкәннәр өйрәтә. Билгеле инде, зурайгач кына моңа өйрәнүе бик кыен. Тикмәгә генә бөек Тукаебыз:"Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул",-дип язмаган бит.
Шулай ук, максат бик күп тырышлык таләп итә. Юкка гына безнең әби-бабаларыбыз: "Тырышкан табар -ташка кадак кагар", димәгәннәр. Эш сөючән, тырыш кешеләр, чыннан да, теләгәннәренә ирешергә сәләтле. Алар бу тормышта югалып калмыйлар, хәзерге заман таләпләренә дә яраклаша алалар.
Тиешле дәрәҗәдә белемле һәм мәгълүматлы булу да мөһим. Башкалар белән дә аралаша белү комачау итмәс. Төрле авыр хәлләрдән чыга белү дә бик кирәкле сыйфат булып тора.
Мин дә үземә максат куйдым. Алдагы имтиханнарымны уңышлы гына тапшырып, югары уку йортына керү исәбем. Моның өчен мин укытучылар биргән өй эшләрен, биремнәрне вакытында эшлим, кирәкле мәгълүматлар укыйм. Хәзер мин үз вакытымны да дөрес бүләргә өйрәндем - тиешле сәгатьтә ял итеп, тиешле вакытта укырга өлгерәм. Бу юлларны укыгач, кайберәүләр бигрәк дөрес, идеал булып кылана дип уйлаулары бар. Юк, мин дә шаярырга, телефонда "утырырга" яратам. Әмма һәр нәрсәнең чиге бар.
Максатка ирешү җиңел эшләрдән түгел. Уйлап карасаң, бөтен максатчан кешеләр дә үз теләгәненә, максатына ирешә алмаска мөмкин, әмма "кояшка төбәп, айга булса да эләгәләр" дигән гыйбарә яшәвен дә истән чыгармыйк әле без.
Алсу Нәҗмиева,
Күгәрчен мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев