Котлы Бөкәш мәктәбендә аны сагыналар, искә алалар
Мәктәбебездә төрле спорт ярышлары еш уздырыла. Менә 7 нче декабрь көнне дә озак еллар буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, тренер булып эшләгән Валерий Иванович Гаврилов истәлегенә волейбол ярышлары булып узды.
Ярышны тантаналы төстә ачуда Котлы Бөкәш авылы җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов, Валерий Ивановичның тормыш иптәше Зөбәйдә ханым, кызы Эльмира һәм оныгы Румин да катнаштылар. Алар спортчыларны сәламләп, уңышлар теләделәр, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Ярышта зал хуҗаларыннан тыш районыбызның Биектау, Шомбыт мәктәбе һәм Мамадыш районының Җәнлек совхозы мәктәбе укучылары командалары көч сынашты. Җыелма командалар составында дүрт егет һәм ике кыз чыгыш ясадылар. Уеннар бик киеренке төстә үтте, һәр команда җиңүгә омтылыш күрсәтте. Әмма җиңүгә иң көчлеләр, иң җитезләр генә ирешә шул. Беренче урынны мәктәбебезнең 10 б сыйныфы егетләре һәм кызларыннан торган команда яулады. Күчмә Кубок бу юлы да мәктәбебездә калды. Бу очраклы гына түгел инде. Мәктәпнең волейболчылары Валерий Гавриловның шәкерте Рәис Хәйретдинов кул астында шөгыльләнәләр бит. “Кеше китә-җыры кала” дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Валерий Иванович яшьли безнең арабыздан китсә дә, аның эшен дәвам итүчеләр булу күңелне сөендерә. Икенче, өченче урыннарны Шомбыт мәктәбе, Мамадыш районының Җәнлек совхозы мәктәбе командалары бүлеште.
“Валерий Иванович мәктәбебездә волейболны үстерү өчен күп көч куйган кешеләрнең берсе. Бу спорт төре белән кызыксыну әле ул дәрәҗәдә көчле булмаган чорда, 1980 нче елларда ул мәктәп укучылары арасында волейболны пропагандалаучы булды, аның дәрәҗәсен күтәрү өстендә күп эшләде,” - дип искә алды аның шәкерте Илнур Шәрәфетдинов.
Мондый чаралар үткәрү матди яктан күп чыгымнар сорый. Әлеге ярышларны үткәрүдә Валерий Ивановичның хәзерге вакытта Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә яшәүче шәкертләре спонсорлык ярдәме күрсәттеләр.
Мәктәп укучыларының ярышлары тәмамланганнан соң, 1984-1990 нчы елгы чыгарылыш укучылары- ике командага бүленеп, иптәшләрчә очрашу уздырдылар, матур уен күрсәтеп тренерларының якты истәлеген барладылар.
Мондый ярышлар тагын булсын, спорт залларыбыз беркайчан да буш тормасын иде, дигән теләктә калам.
Эльза Гордеева,
Котлы Бөкәш урта мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа