Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хәстәрле хуҗалар уку елына инде әзерләр дә

Район башкарма комитеты каршында оештырылган ведомствоара муниципаль комиссия мәгариф оешмаларының  2018–2019 уку елына  әзерлеген тикшерде. Алар дүрт көн дәвамында районыбыз мәктәпләренең, балалар бакчаларының, өстәмә белем бирү учреждениеләре биналарының,  уку бүлмәләренең, ашханәләрнең торышын, төзеклеген, мәктәп яны участокларында үстерелгән уңышны бәяләделәр. Мәгариф оешмаларының  ягу сезонына әзерлеге, янгын куркынычсызлыгына каршы чараларны үтәү дәрәҗәсе игътибар үзәгендә булды.

“Шомбыт, Шомбыт инде ул. Биредә һәрвакыт тулы тәртип”,– диде комиссия әгъзаларының тәҗрибәлесе мәктәп капкасыннан керә-керешкә.Килешми дә мөмкин түгел шул. Бинасы да ерактан көлеп балкып тора, территорияләре дә ялт иткән, чәчәккә төрелгән. Эчкә узгач та коридорларның, уку бүлмәләренең, ашханәнең төзеклеге, чиста, пөхтәлеге күзгә ташлана. Янгын сигнализацияләре, видеокүзәтү системасы да тулы тәртиптә. Янгын сүндергечләренең куллану срогы да бетмәгән әле. Ә  яңаларын алып куйганнар инде хәстәрле хуҗалар. Уку бүлмәләренә буявын да зәвык белән, фән кушканча сайлаганнар. “Сыйныф бүлмәсен узган ел яхшылап ремонтладык.  Яшел төс укучыларны тынычландыра, ә сарысы фикерләү, белемне үзләштерү сәләтен арттыра”, - ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Нәзирә Гыймадиева.

 Һәр тарафта чын хуҗа кулы сизелә, кыскасы. Хуҗа дигәнем, Рамил Хәсән улы Фәрзетдинов. Районыбыз мәгарифе маякларыннан саналган белем йортын 24 ел җитәкли икән инде ул. Комиссия әгъзаларына ияреп мәктәп бинасын аркылыга-буйга карап чыккан соңында: «Кайбер мәктәп житәкчеләре акча юклыктан зар елаган бер вакытта сезнең һәр нәрсә җитеш, тәртиптә. Әллә соң сезнең мәктәп аерым финансланамы?,–дип сорамый булдыра алмадым.  “Акча аяк астында гына бит ул, билне бөгеп ала белергә генә кирәк”,– диде дә мәктәп яны участогына дәште Рамил Хәсәнович. Бакча аның горурлыгы инде.  Нәрсә генә үстермиләр биредә.

- Алдагы елларда тагын да күп төрле яшелчә, җиләк–җимеш үстерә идек әле. Хәзер безнең шартларда мул уңыш бирердәй, табыш китерердәйләренә, аерым алганда, бакча җиләге белән карлыганга өстенлек бирәбез. Җиләкне 12 сутыйга кадәр, карлыганны 700 төпкә җиткердек. Җиләкнең безнең климат өчен районлаштырылган сортларын үстерәбез.  Суганнан бушаган участокларга җиләк утырттык та инде”,– ди  бакча мөдире Нурисә Ибраһимова. Җиләк-җимеш, яшелчәдән тыш 2 гектар мәйданда бәрәңге дә игәләр икән әле.

Әйе, мең мәртәбә хаклы директор.Табышлы акчалы булыйм дисәң, билне бөгәргә, тырышырга кирәк шул. Ә Шомбыт мәктәбе бакчасындагы уңышларда һәр техник хезмәткәрнең, укытучының, укучының хезмәт өлеше бар, һәрберсенең тире тамган. Шуңа күрә уңышлары  мулдан, бәрәкәтле дә.

Биектау, Котлы Бөкәш, Мәшләк,  Ямаш,  Шомырбаш, Юлсубино мәктәпләрендә дә җиләк-җимештән мул уңыш үстереп алганнар, яшелчәләре дә муллык вәгъдә итә.

Биектаулылыр помидор, борычның бер өлешен җыеп алганнарда инде. Кәбестәләре дә гөрләп үсеп утыра. Быел спонсорлар ярдәме белән яңа теплица да корып куйганнар.

“Бакчадан шактый табыш алабыз. Язын авыл халкы помидор, борыч кәлшәләрен күпләп ала. Җәен бакча җиләге яхшы үтә.  Быел, мәсәлән,  җиләкне 50 мең сумлык саттык. Суган, сарымсакны да шактый күләмдә сатарлык мөмкинлегебез бар,-диде Котлы Бөкәш мәктәбе директоры Нәкыйф Сәлахиев.

Ә Юлсубино мәктәп яны участогында без килгәндә эш гөрли иде. 8 һәм 5 сыйныф укучылары хезмәт практикасын узарга килгәннәр. Кызлар чөгендер эшкәртәләр. Ә малайлар бакча җиләге утырту өчен җир әзерлиләр. Бу мәктәп күп еллар дәвамында азык чөгендере орлыгы җитештерү белән дә шөгыльләнә. “Алдагы елларда халык орлыкны бик күпләп ала иде. Быел да 10 мең сумлык саттык”,- диде бакча мөдире Рәмзия Сәлахиева. Шомырбашлылар да үзләренә җитәрлек кишер, чөгендер, бәрәңге үстергәннәр.

Һәр комиссия әгъзасы үз җаваплылыгындагы мәсьәләләргә игътибар юнәлтте. Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Андрей Иванов иң таләпчәннәрдән булгандыр мөгаен. Ул мәктәпләрдә, балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен “энә күзеннән” үткәрде. Директорларның, мөдирләрнең игътибарын булган кимчелекләргә юнәлтте. Кайбер  мәгариф учреждениеләре янәшәсендә тышкы су алу урыннары тиешенчә җиһазландырылмаганнар. Чардакларга янгынга каршы ишекләр куелмаган. Эвакуация юллары тиешле күрсәткечләр белән җиһазландырылмаганнар. Сигнализация төзек булмаган мәктәпләр дә очрады.

Полициянең участок уполномоченные Илназ Гыйниятов видеокүзәтү системаларының төзеклеге белән кызыксынды.

 Нигездә, мәктәпләр, балалар бакчалары яңа уку елына балаларны кабул итәргә әзер инде. Һәрберсе “юрганына карап аягын сузган” дигәндәй, кулларыннан килгәнчә тырышып әзерләнгән. Ә ачыкланган, комиссия күрсәткән кимчелекләрне, җитешсезлекләрне бетерү өчен шактый вакыт бар әле.

Илгиз Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса