Күгәрчен урта мәктәбенең укучысы Ләйсән Нәбиуллина: бабамның юлы данлыклы
Сугыш ... Шундый гади дә, катлаулы да сүз. Сугыш диюгә, күз алдына "әти" сүзен әле әйтергә дә өлгермәгән ятим балалар,төн йокыларын йокламыйча эшләгән тол хатыннар,ватаныбыз өчен үзләрен жәлләмәгән кыю йөрәкле яшь солдатлар килә. Сугыш сүзен ишетүгә, ул чорда яшәгән әби -бабайларның күзләренә яшь бөртекләре күренә. Һәрберсенең йөрәгендә тирән яра ята.
Ә менә без бәхетле буын. Чөнки илләребез тыныч, тамакларыбыз тук,өсләребез бөтен. Без үткәннәрне, ватаныбыз өчен кан койганнарны, әби- бабаларыбызныңавыр язмышын яхшы белсәк кенә, бәхетле киләчәк белән яши алырбыз, тормышның, яшәүнең кадерен белербез дип уйлыйм мин. Чөнки алар безнең тарих. Ә тарихны белү бик кирәк.
Минем ике бабам да Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларына исән- имин әйләнеп кайталар. Мин алар белән горурланам. Бер бабам, Нәбиуллин Гарифулла Нәбиулла улы, 1925 елда Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туа. Сугыш башланганда, аңа нибары 16 яшь кенә була. Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинга кадәр барып җитә. Каты яраланганнан соң, Гомель һәм Мәскәү асты госпитальләрендә дәвалана. Сугышта "За отвагу" "За победу над Германией"һәм "За победу под Японией" медальләре белән бүләкләнә. Туган авылына бабам 1947 елда гына кайта. 1945 елнын 9 маен бабам Свердловскийда каршылый. Аның өчен бу бәйрәм иң кадерлесе иде.
Ләйсән Нәбиуллина,
Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.
Фото obzor.lt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев