Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Күгәрчен укучылары яшь шагыйрьләр белән очрашуда

Безнең Казан шәһәренә әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашуга килүебез тәүге тапкыр түгел инде. Ел саен диярлек Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрында премьералар карыйбыз, музейларга экскурсияләргә киләбез. Әле 14 мартта Тинчурин исемендәге татар дәүләт һәм драма театрында Мәдинә Маликованың "Сөенбикә" әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Соңгы риваять" спектаклен карарга бардык. Спектакль башланганчы Муса...

Безнең Казан шәһәренә әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашуга килүебез тәүге тапкыр түгел инде. Ел саен диярлек Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрында премьералар карыйбыз, музейларга экскурсияләргә киләбез. Әле 14 мартта Тинчурин исемендәге татар дәүләт һәм драма театрында Мәдинә Маликованың "Сөенбикә" әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Соңгы риваять" спектаклен карарга бардык. Спектакль башланганчы Муса Җәлил исемендәге музей-квартирада да булу бәхетенә ирештек. Анда Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары яшь шагыйрьләр Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Г.Камал театры артисты Эмиль Талипов белән очрашу булып узды. Бик истәлекле көн булды бу безнең өчен. Гомумән, әлеге сәяхәтебездән күңелләргә рухи байлык, сихәтлек алып кайттык.
Алия Галимова,
10 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев