Илсур Садыков: "Cыйфатлы үсеш - безнең үзәк максат"
Яңа уку елын һәр мөгаллим зур дулкынлану хисләре белән каршылый. Елның-елында укытучылар алдына олы бурычлар куела. Быел ул нидән гыйбәрәт? Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыков белән без укытучыларның август киңәшмәсе алдыннан әңгәмә корырга булдык һәм аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-Илсур Мансурович, быелгы уку елында мәгариф хезмәткәрләре алдына нинди олы бурычлар куела? Шулар белән кыскача гына таныштырып үтсәгез иде.
- Белгәнебезчә, һәр яңа уку елы алдыннан мәгариф хезмәткәрләренә заман таләпләренә нигезләнеп яңа бурычлар билгеләнә. Быел ул мәгариф системасының үсешен тәэмин итүдә эффектлы идарә итү белән бәйле булачак. Бу исә беренче чиратта кадрлар белән эшләү һәм беренче мәртәбә мәктәпләрнең укыту эшләре мөдирләренең белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлешле игьтибар бирәчәкбез. База мәктәпләрен ныгыту, аларга укыту- методик ярдәмнәр күрсәтү юнәлешендә дә актив эш алып бару күздә тотыла. Алар киләчәктә методик ярдәм күрсәтү үзәкләре булып калырга тиеш булалар. Мәктәпләрне квалификацияле кадрлар белән баету да бүген безнең алда төп бурычларның берсе булып тора. Әлбәттә, инде мәктәпкәчә яшьтәге уку йортлары белән башлангыч белем бирү системасы да зур игътибар үзәгендә булачак. Бүгенгесе көнне безнең өчен мәктәпкәчә яшьтәге учрежденииеләрнең эшчәнлеген яхшырту һәм сыйфатын күтәрү төп актуаль мәсьәлә булып кала. Районыбызның мәктәпкәчә белем бирү системасында бүген 22 балалар бакчасы көйле эшли. Аларда 794 бала тәрбияләнә. Бу учреҗдениеләрдә 115 педагог кадрлар тәрбия процессы белән мәшгуль. Алар еш кына районыбыз данын яклап республика конкурсларында да чыгыш ясыйлар. Балалар бакчаларында тәрбия бирүнең сыйфаты баланың башлангыч сыйныфларда укыган чорында да ачык чагылыш таба. Башлангыч сыйныфлар эшчәнлегенә бәя бирү дә әле күптән түгел генә практикага кертелгән иде. Инде беренче нәтиҗәләр дә билгеле. Дүртенче сыйныфларның бөтенрәссәй тикшерү эше нәтиҗәләре буенча рус теленнән белем дәрәҗәсе- 71,1, математикадан- 74,3, әйләнә- тирә дөнья фәненнән- 68,87 процент белән бәяләнә.
- Димәк, районыбызда моңарчы балаларга белем бирүдә киң файдаланылган укыту методикасы һәм технология үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Сез бүген мәктәпләрдә укыту системасы эшчәнлегенә нинди бәя бирер идегез?
- Безгә әле район мәктәпләрендә балаларга белем бирү дәрәҗәсен камилләштерү юнәлешендә күп эшлисе бар. Укытуның сыйфатын күтәрүгә игътибарны арттыру буенча күп төрле тикшерү алымнарын кулланырга кирәк булачак. Мәгариф системасы тармакларының эфектлы эшләве белем бирүнең сыйфатына бәйле булуы һәркемгә мәгьлум. Әнә шуңа һәрбер уку елы йомгаклары буенча барлык белем бирү оешмаларының рейтингы билгеләнә. Анда төп нәтиҗәләр олимпиада хәрәкәте белән бердәм дәүләт имтиханнары йомгаклары буенча бәя чыгарыла. Кызганычка каршы соңгы ике елда мәктәпләр рейтингында Масловка, Балыклы Чүкәй, Күки, Урахча, Юлсубино коллективлары үз позицияләрен киметтеләр. Шулай ук әле белем бирүдә Күгәрчен, Шеморбаш, Тулуш мәктәпләре артта сөйрәлүләрен дәвам иттерәләр. Узган уку елында беренче мәртәбә база мәктәпләреннән 170 укытучы үз фәннәрен ничек белүләрен күрсәтеп диогностик тестлау үттеләр. Татарстан Республикасы мәгариф министры Энгель Фәттахов тәкьдиме белән быегы уку елы башында да барлык укытучылар үз фәннәре юнәлешендә имтихан тапшырачаклар. Әлбәттә, укытучының уңышы үз фәнен бик яхшы белүендә генә түгел, аны укучыга төшендерә белү осталыгына да нык бәйле. Укучының фәнне үзләштерү дәрәҗәсе мөгаллимнең белемле булуыннан, квалификациясеннән, аның укыту осталыгыннан тора. Республика мәгариф системасында укучыларның әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, белемнең сыйфатын ачыклау максатыннан "татар теле" фәне буенча бердәм республика тестлавы үткәрелә башлады. Агымдагы елда бердәм республика тестлавында 9 нчы сыйныфлардан 269 укучы катнашты. Алар уртача республика күрсәткеченнән югарырак нәтиҗә алуга ирештеләр. Бердәм республика тестлавын 11 нчы сыйныфлар 100 процентка үтәделәр. Район мәгариф системасында актив мәгьлумати коммуникацион технологияләрне киң файдалану үзәк мәсьәлә булып тора.
Барлык укытучыларыбыз "ТР электрон мәгарифе" системасында эшлиләр. Киләсе уку елыннан гомум белем бирү учреҗдениеләре укытучылары өчен компютер техникалары алыштырылачак.
- Районыбызның үз эшләренең осталары булган укытучыларның да исемнәрен телгә алсагыз иде?
- Чыннан да, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бик күп мактаулы укытучыларыбыз хезмәт куялар. Елның-елында алар республика күләмендә һөнәри осталык һәм грант конкурсларында катнашалар. Узган ел, мәсәлән, Балык Бистәсе гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Горшкова "Остаз укытучы" номинациясендә, Олы Елга мәктәбенең рус теле мәктәбе укытучысы Сәвия Сәфиуллина белән химия-биология укытучысы Әлфия Иванова, Күгәрчен мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнур Гиниятуллина "Оста-укытучы" номинациясендә жиңүче булдылар. Бу яңа уку елында Балык Бистәсе гимназиясендә һәм II нче мәктәбендә барлык фәннәрдән дә электрон уку әсбапларыннан файдалана башлаячаклар.
Агымдагы уку елында республикабыз мәгариф министрлыгының Сингапур компаниясе белән берлектә башланган тагын бер өч еллык проекты уңышлы тәмамланды. Бүгенгесе көнгә 500 дән артык укытучы белемнәрен арттырдылар. Проект район мәктәпләрендә белем бирү процессын модернизацияләүгә нык ярдәм итте.
Сәләтле бала, талантлы укытучы-һөнәр остасы- бу бер медальнең ике ягы. Шундый категорияле сәләтле балалар өчен һәр елны Бөтенрәссәй һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабы үткәрелә. Быел биология һәм әдәбият фәннәре буенча региональ этапта 2, рус теле, татар теле фәннәре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында 5 призлы урыннар яуладык. 2014 елдан башлап аеруча сәләтле балаларга муниципаль район башлыгының акчалата бүләге тапшырыла башлаган иде. Быел аңа 7 укучы һәм аларны олимпиадаларга әзерләгән 7 укытучы лаек булдылар. Мондый күркәм гадәт киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз.
- Илсур Мансурович, әңгәмәбез башында сез бу уку елыннан башлап "эшчәнлегебезне эффектлы идарә итүгә юнәлдерәчәкбез" дигән сүз кулланган идегез. Димәк мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренә таләпләр үсәчәк?
- Эффектлы идәрә итүче җитәкче итеп без эш процесында үзенең уңай шәхси сыйфатлары белән коллективта үзара җылы мөнәсәбәт урнаштыручы, киң массага тәэсир итүдә үз методы һәм принцибы булган җитәкчеләрне күз уңында тотабыз. Монда билгеле инде коллективта хезмәт куючыларның күтәренке кәефтә булулары, хезмәткәрләр белән үзара аңлашып эшләүләре һәм нәтиҗәле эш өчен барлык уңай шартлар булдырылуы да искә алына. Эффектлы җитәкче идеаль коллектив тупларга тырышырга тиеш, берүк вакытта һәркем үз-үзен тәрбияләүне камилләштерү өстендә дә эшләргә тиеш. Бу барлык коллективның уртак таләбе булсын иде. Коллектив белән акыллы идарә итү булганда һәрбер укытучы үз эшенең нәтиҗәсе, сыйфаты югары дәрәҗәгә күтәрелүе өчен тырышачак. Нәкыйф Сәләхиев, Рамил Фәрзетдинов, Илдус Фатыхов, Дамир Нәбиуллин, Алмаз Баһавиев, Илфар Габдрахманов кебек мәктәп җитәкчеләренең, үзләренең шәхси үрнәкләре белән, бер фикердә булган яхшы команда булдырып, балаларга сыйфатлы белем бирүдә нәтиҗәле эшләүләрен уңай яктан телгә алып үтәсем килә. Узган уку елында җитәкче кадрларның белемен арттыруга тиешле игьтибар бирелде. Ул бу уку елында да дәвам итәчәк. Районыбызда белем бирүнең сыйфатын яхшырту максатыннан безгә мәктәпләрдә эшли алырлык төпле, сәләтле, белемле яшьләребезне киңрәк тартырга һәм җитәкчеләрнең яхшы резервын булдырырга кирәк булачак. Бүген безнең алда укучыларга яхшы сыйфатлы белем алу өчен уңай шартлар булдыру, балаларның моңа омтылышларын үстерү төп бурыч булып тора.
Фотосы: sloboda-centr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев