Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Фәния Кәримуллина: балаларны фән белән кызыксындыру өчен дәресләрне мавыктыргыч, уен формасында алып барырга тырышам

Балалар дөньяга килү гаиләнең иң зур шатлыгы. Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Әхмәтхәбиб абый белән Тәскирә апаның парлы тормышларына ямь өстәп бер-бер артлы Венера, Фәния, Равия исемле кызлары туа.

Бала үстерүнең мәхәббәте белән мәшәкате бергә үрелеп бара, диләр. Гатуповлар икесе дә гаять авыр, катлаулы эштә эшлиләр. Әхмәтхәбиб абый математика укытучысы, мәктәп директоры булып эшли. Тәскирә апа башлангыч сыйныфларны укыта. Ул чорда балалар күп укый, җиде- сигез йөзгә җитә. Икешәр смена укытып, көне буе мәктәптә булырга туры килә. Балалар тирә-як авыллардан-Түбән Тегермәнлек, Яншык, Юсубино, Ямаштан килеп укыйлар монда. Үз гомерләрендә меңләгән балаларга белем, тәрбия бирергә туры килә аларга. Укучылары хәзер дә хөрмәт итеп, сагынып сөйлиләр алар турында.
"Алар безнең өчен илленче-туксанынчы елларның энциклопедиясе. Мәктәп тарихы турында мәгълүмат сорап аларга мөрәҗәгать итәбез. Тәскирә апа минем беренче укытучым. Үзенең укучыларының дәфтәрләрен әле дә истәлек итеп саклый ул",-ди Югары Тегермәнлек мәктәбе директоры Илфар Габдрахманов. Барлык балаларга үрнәк булырдай итеп кызларына тәрбия, белем бирергә кирәк бит әле. Балаларында да әлеге һөнәргә карата мәхәббәт тәрбияли алар. Үзләре генә түгел, балалары да мәктәп тормышы белән яшиләр.
Бу язманың тулы вариантын газетабыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев