Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Ел сыйныф җитәкчесе-2019” республика конкурсында безнең район данын Татьяна Власова яклаячак

​​​​​​​Укытучы хезмәтендә яхшы сыйныф җитәкчесе булу дигән мөһим миссия бар. Сыйныф җитәкчесе булуның җаваплылыгы гаять зур.

Ул тыңгысыз, мавыктыргыч хезмәт һәм иҗади оештыру сәләтенә ия булуны таләп итә. Әмма ничек кенә авыр булмасын, ул мәктәпләрдә төп звено буларак, укучылар өчен бик кирәк. Бер-берең белән аралашу, тату яшәү, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар да сыйныфта туплана, шулай ук балаларның үзара социаль мөнәсәбәтләре формалаша, аларда тирә-юньне танып белү активлаша.

Мәгариф өлкәсендә “Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсын уздыру соңгы елларда күркәм традиция рәвешен алды. Ул тәҗрибә уртаклашу белән беррәттән, перспективалы булган тәрбия алымнарын ачыклауны да күздә тота. 12 март  көнне Алексеевск шәһәр тибындагы поселокның 2 нче мәктәп базасында “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы кысаларында, “Кеше тәрбиялә” профессиональ осталык бәйгесенең зона  этабы үткәрелде. Районара  мәктәпләренең кыю, талантлы, көчле укытучылары арасында барган әлеге конкурста  безнең районнан  Балык-Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбеннән Татьяна Власова һәм Балык Бистәсе гимназиясеннән Резидә Мөхәммәтҗанова катнаштылар.

(Тулысынча газетедан укый аласыз)

Рузия МӨГЫЙНОВА,

район мәгариф бүлеге методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса