Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Ее укытучысы »  билгеләнде

Укытучыларның һөнәри осталыгына бәя бирүче “Ел укытучысы-2019” Бөтенрәсәй конкурсы узган елның декабрь аенда старт алды. Аның беренче туры район мәктәпләрендә үткәрелсә, 17-19 декабрьдә, муниципаль конкурсның икенче этабы Балык Бистәсе гимназиясе базасында узды. Анда жюри 25 ачык дәрес карады. Биредә укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, шәхси иҗади педагогик эшчәнлек стилен күрсәттеләр. Һәм әлеге этаптан 13 конкурсант финалга узды.

11 гыйнварда балалар иҗат үзәгендә “Ел укытучысы-2019” конкурсының муниципаль этабына багышланган финал туры үткәрелде. Бәйге башланыр алдыннан район мәгариф бүлеге җитәкчесенең уку-укыту буенча урынбасары Резедә Җәләлова укытучыларның яхшы әзерлекләрен билгеләп үтте, катнашучыларга уңышлар теләде.

Бәйге “Ел укытучысы”, “Педагогик дебют” һәм “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинацияләре буенча узды. Катнашучылар беренче бирем“Мастер-класс”та дәресләрнең кызыклы формалары, укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнары, заманча технологияләрне педагогик эшчәнлектә куллану ысулларын күрсәттеләр. Бу эштә аларга яшь укытучылар булыштылар. Ә икенче бирем “Белем бирүнең санлы мәгълүмати ресурслары” буенча булды.

Жюрида утыручыларның мәгариф өлкәсендә бай тәҗрибәле методистлар, педагоглар булуын исәпкә алсак, конкурс нәтиҗәләрен ясау аларга да җиңелләрдән булмагандыр. Чөнки катнашучыларның һәркайсы тирән белемгә ия булуын, үз эшчәнлегенә таянып, мөстәкыйль фикерләүче, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, югары зәвыклы шәхес тәрбияли алуын бәйге барышында анык күрсәтә алды. Баллар буенча исәпләгәндә “Ел укытучысы-2019” конкурсының җиңүчеләре булып Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Кәбирова һәм Балык Бистәсе икенче мәктәбенең информатика укытучысы Юныс Кашапов танылдылар.

“Педагогик дебют” номинациясендә Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең физик культура укытучысы Зилә Низамова, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә исә Балык Бистәсе гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Сәлахова җиңү яуладылар.

Ахырда район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков бәйгедә катнашучы мәгариф хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә җиңүгә ирешкәннәргә мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре, чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләрен тапшырды.

“Ел укытучысы-2019” Бөтенрәсәй конкурсының Татарстан республикасындагы төбәкара зональ этабы, Сабада 29 гыйнварда булыр, дип көтелә. Без дә, үз чиратыбызда, югарыда санап үтелгән җиңүче педагогларыбызга уңышлар телибез һәм Балык Бистәсе укытучылары сынатмас, үз осталыкларын әле республика дәрәҗәсендә дә күрсәтә алырлар дигән өмет-ышанычта калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса