Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мәгариф учрежденияләрне тикшерделәр

Агымдагы елның август аенда Балык бистәсе районы буенча янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре махсус комиссия составында мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр. Ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча мәгълүм эш алып барылды, ә кайбер җитешсезлекләр урында ук төзәтелде.

Сентябрь аенда мәктәпләрдә куркыгнычсызлык дәресләре, гадәттән тыш хәлләр килеп туганда эвакуация буенча күнегүләр үткәрелә. Әлеге чараларда Балык бистәсе янгын бүлеге, Татарстан республикасы янгын сакчыллыгы дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре һәм коткаручылар катнашалар. Бу чорда Балык бистәсе янгын частена экскурсияләр дә оештырылды. Ә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре укучылар арасында "Янгында ни эшләргә икәнлеген бел!" дигән темага викторина үткәрделәр. Кисәтелгән, димәк коралланган диләр бит.

Андрей Мишин,

дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев