Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дипломлы түгел, һөнәрле меңне егар

Соңгы 5 елда республикабыз мәктәпләрендә IX сыйныфны гына тәмамлаучылар саны артты. 2011 елда 53,9 процент егет һәм кыз X-XI сыйныфларда укуын дәвам итәргә карар кылса, 2015-2016 уку елында андыйлар 45,2 процент кына булган. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның моңа карашы уңай - 9ны тәмамлаучылар училище-техникумнарга кереп, ихтыяҗ зур...

Соңгы 5 елда республикабыз мәктәпләрендә IX сыйныфны гына тәмамлаучылар саны артты. 2011 елда 53,9 процент егет һәм кыз X-XI сыйныфларда укуын дәвам итәргә карар кылса, 2015-2016 уку елында андыйлар 45,2 процент кына булган. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның моңа карашы уңай - 9ны тәмамлаучылар училище-техникумнарга кереп, ихтыяҗ зур булган эшче куллар армиясе сафын тулылындырырга тиеш бит.


Альбина Мөбарәкова Янил авылындагы Кукмара аграр көллиятендә пешекче-кондитерлыкка укый. Үзе - Шәмәрдән бистәсеннән. Быел IX сыйныфны тәмамлап, һөнәр үзләштерергә уйлаган. Аттестатының уртача баллы 4,07 булган, шуңа да ул бер кыенлыкларсыз укырга кергән.

- Мәктәптә укуны дәвам итмәскә булдым. Анда имтиханнар да бик авыр. ВУЗга да керә аламмы-юкмы әле. Ә монда вакытны әрәм итмичә, кирәкле һөнәр үзләштерергә була. «Кая укырга керергә, кем булырга» дигән сорау тугач, туганнарым белән киңәшләштем. Пешерергә яраткач, шушы һөнәргә укырга булдым. Пешекчеләргә эш табу белән бернинди кыенлыклар юк, аларга ихтыяҗ зур. Кыз кеше болай да аш-суга оста булырга тиеш. Югары уку йортында һөнәр алгач, читтән торып укырга була. Хәзер без көллияттә X-XI сыйныфларның программасын үзләштерәбез, яңа елдан практика башланачак. Барлыгы 2 ел да 10 ай укыйсы, - ди Альбина.



Әйткәнебезчә, Альбина кебек югары белем турындагы кирәксез диплом алганчы, ихтыяҗ зур булган белгечлек алырга карар кылучылар артканнан-арта. Элек урта һөнәри уку йортлары шәкертләр туплый алмыйча азапланса, хәзер мондый проблема юк. Быел училище-техникумнарга конкурс узган елдагыдан да артып киткән. Бер урынга 4-5 кеше дәгъва иткән белгечлекләр дә бар.


Һөнәрле булу өчен республикабызда мөмкинлекләр шактый зур. Татарстанда 97 һөнәри белем бирү оешмасы исәпләнә, шуларның 86сы - дәүләтнеке, 11е - шәхси уку йорты. Урта һөнәри уку йортын тәмамлаучыларның эшкә урнашу күрсәткече вузда укып чыкканнарныкына караганда зуррак. Аларның 90 проценты беренче елда эш урыны таба, 50 проценттан артыгы уку йортында үзләштергән белгечлеге буенча урнаша.



Эшче һөнәрләренең популярлашуы республикабызда World Skills хәрәкәте үсеш алу, мәктәп укучылары арасында һөнәри ориентация эшчәнлеге системалы рәвештә оештырылу белән дә бәйле. Урта һөнәри уку йортларына һөнәргә мотивациясе булган егет-кызлар килә.

Республика икътисадын югары әзерлекле һөнәр ияләре белән тәэмин итү максатыннан өч ел элек Татарстанда төрле көллият-техникум базаларында ресурс үзәкләре булдырыла башлады. 2018 елга кадәр бу программа нигезендә 30 ресурс үзәге ачарга ниятлиләр. Әлегә республикабызда 20 шундый үзәк бар. Соңгы 3 елда бу максатларга 2,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 2,04 миллиарды - белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерүгә, 337 миллионы җиһазлар сатып алуга тотылган.

Әмма күптән түгел генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ресурс үзәкләренең эшчәнлеген тәнкыйть утына тотты. Аның сүзләренчә, алар үз максатларын тиешенчә үтәми - предприятие ихтыяҗларына туры килгән квалификацияле белгечләр әзерләми.

«Без белем бирү системасын хезмәт базары таләпләренә җайлаштырырга тиешбез. Иң яхшы практикаларны кертергә, предприятиеләр белән шефлык элемтәләрен үстерергә кирәк. Укытучылар предприятиеләрдә стажировка үтәргә, уку йортларында югары әзерлекле белгечләр эшләргә тиеш. Сезгә кешеләр конкрет мәсьәләләр белән килә. Димәк, аларга кирәген әзерләргә тиешсез. Ә Сез хәзер дә үзегезчә эш итәсез. Бу кемгә кирәк? Вузлар белән дә шул ук. Ничек күнеккән, шулай эшлибез. Һәр конкрет белгечкә заказ бирүче булырга тиеш. Без аларга икътисадны тәэмин итсен өчен бюджет акчалары бүлеп бирәбез. Ә бездә бюджет акчаларына төзелгән ресурс үзәкләре яңадан укытуны таләп иткән белгечләр әзерләп чыгара» , - диде Президент.



Әмма Сарман аграр көллиятендә Рөстәм Миңнехановның әлеге сүзләре һич кенә дә үзләре турында түгел диләр - уку йортын тәмамлаган бөтен белгечләр дә эшнең рәтен белеп, теоретик яктан да, практик яктан да әзерлекле булып чыга.

2014 ел башында Сарман аграр көллияте ресурс үзәге статусы алган. Аны капиталь төзекләндерүгә - 63, яңа җиһазлар сатып алуга 50 миллион сум акча бүленгән. Бу - көллияткә югары әзерлекле белгечләр әзерләү мөмкинлеген тагын да арттырган. Биредә техник-механик, тракторчы-машинистлар әзерлиләр.



- Бездә дуаль укыту системасы кулланыла. Ягъни уку вакытының 35 процентын - теория, 65 процентын практика алып тора. Үзебезнең 797 гектар җиребез бар. Шул басуда бөртеклеләр үстереп, керем дә алабыз. Көллият ресурс үзәгенә әверелгәннән соң төпле белем бирү өчен мөмкинлекләр артты. Безгә Тукай, Азнакай, Мөслим, Зәй, Әгерҗе районнарыннан укырга киләләр. Ресурс үзәге булдырылганнан бирле 125 белгеч һәм 485 механизатор әзерләп чыгардык. Аларның күпчелеге - 89 проценты - аграр секторда уңышлы эшли. 77 укучыбыз Казан аграр университетында укуын дәвам иттерә, - ди Сарман аграр көллиятенең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Николай Сахуриев.



Сарман аграр көллиятенең төп партнеры - «Агрокөч-төркем» агросәнәгать холдингы. Биредә укып чыкканнарны эш белән төп тәэмин итүче дә шул. Холдинг составына кергән агрофирмаларда студентлар авыл хуҗалыгы эшләре циклы буенча практика уза, заманча техникада эш тәҗрибәсе ала. Укуын тәмамлаганнан соң да шул хуҗалыкларда эшләргә калалар.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев