Биектау мәктәбендә укучылар алтын куллылар
Мәктәпнең чит телләр укытучысы Гүзәлия Шәйдуллина җитәкчелегендәге "Башлангыч модельләштерү" түгәрәгенә бүгенгесе көндә 15 укучы йөри.
Нинди түгәрәк ул, анда ни белән шөгыльләнәләр дисезме?
"Оста куллар" бүлмәсенең бер өлешен алып торган гаҗәеп матур кәрзиннәр, самоварлар, җилкәнле корабларны күрсәң, аларның гади кәгазьдән эшләнгәнен аңлау кыен булыр иде. Ә менә әлеге түгәрәккә йөрүче укучыларның нәни, җитез куллары шундый гүзәллек, матурлык тудыралар.
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев