Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Бәхет өчен күп кирәкми

Язның иң матур ае апрельдә туганга шулай ягымлы булдымы икән әллә ул? Әллә инде эчке һәм тышкы матурлыкның бергә кушылуы аны гел яшь, чибәр итеп күрсәтәме? Мөгаен, шулайдыр. Әле дә яшьләрчә тиз-тиз адымнар белән һәркөнне мәктәпкә, яраткан укучылары янына ашыга ул. Менә инде 33 ел Юлсубино мәктәбендә балаларны рус теле...

Язның иң матур ае апрельдә туганга шулай ягымлы булдымы икән әллә ул? Әллә инде эчке һәм тышкы матурлыкның бергә кушылуы аны гел яшь, чибәр итеп күрсәтәме? Мөгаен, шулайдыр. Әле дә яшьләрчә тиз-тиз адымнар белән һәркөнне мәктәпкә, яраткан укучылары янына ашыга ул. Менә инде 33 ел Юлсубино мәктәбендә балаларны рус теле һәм әдәбияты фәненең серләренә төшенергә өйрәтә Гөлсәрия Абдуллина .

33 ел элек язмышын шушы авыл белән бәйләрмен дип яшь кызның күңеленә дә килмәгәндер бәлки? Түбән Тегермәнлек авылында 5 балалы гаиләдә туып-үскән кыз яшьтән үк эш сөючән, тәвәккәл, һәр җирдә беренче булырга омтыла. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә алар. Кая гына барса да, урман кисәргә булсынмы, башка ир-ат башкара торган авыр эшме, улы һәм кызлары әтиләренең уң кулына әйләнә. Бергәләп яңа өй салырга тотыналар. 45 яшьлек ир-ат яшәү дәрте, киләчәккә яңа планнар белән яши. Тик бу тормыш без уйлаганча гына барса икән?! Төзи башлаган йортын, 5 баласын калдырып әтиләре кинәт кенә мәңгелеккә күзләрен йома. «Ул өздереп тальянда уйный, безне биергә өйрәтә иде. Еш кына өйдә концертлар куя идек»,-дип искә ала әтисен Гөлсәрия апа. Менә каян килгән икән аңа җыр-моңга сәләт дип уйлап куйдым. Яшьтән үк тормыш иптәше оста гармунчы, алдынгы механизатор Равил абый Абдуллин белән концертлар куеп йөргән Гөлсәрия апа бүген дә кирәк икән өздереп җырлый, кирәк икән төрле милләт биюләрен биеп күрсәтә. Укучыларын да җыр-моңга гашыйк итеп, шулар аша тормышны яратырга өйрәтә ул. Укытучы кеше күпмедер артист та булырга тиеш диләр бит әле. Ул шуның ачык мисалы булып тора. 17 ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да башкарырга туры килде аңа. "Сандугач керде күңелгә", "Йолдызлык" кебек конкурсларда катнашып аның укучылары лауреат исеменә лаек булалар, төрле КВНнарда зона турларына узып алдынгы урыннарны яулыйлар иде. Ул елларда Юлсубино мәктәбе тәрбияви чараларда алдынгы урыннарда барды. Ел саен укучыларын фән олимпиадаларына, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләп район буенча җиңүләр яулавы да укытучының белеме, осталыгының нинди дәрәҗәдә булуын күрсәтүче ачык мисал булып тора. Укытучы кеше өчен үзенең укучыларының җиңүләреннән дә зуррак дәрәҗә бармы икән ул?!

Ә менә укучылары аңа һәрвакыт рәхмәтле. Беркайчан да әти-әниләрнең, ул укыткан укучыларның аннан зарланганын, хәтере калганнарын белмим. Ул укучыларын яхшы һәм начарга бүлеп карамый. Һәрберсенең үз үзенчәлеген, характерын, көчле һәм көчсез якларын күрә һәм аңлый белә ул. Үзенең тормыш рәвеше, яшәү принциплары, үз-үзен тотышы белән үрнәк булып тора укучыларына Гөлсәрия Бәйрәмхан кызы. Төп йортка килеп каенана-каената һәм ир хакын хаклап яшәүче килен кеше дә бит әле ул. Ул килгәндә әле гаиләдә 3 кыз һәм бер егет үз тормышларын кормаган була. Төп йортка кем генә килми дә, кем генә китми. Алар өчен аның ашы пешкән, бәлеше өлгергән, йөзе һәрвакыт ачык. Тормыш булгач төрле вакытлар булгандыр. Тик кайвакыт әйтер сүзең әйтмичә сабыр итә белү дә кирәктер. Озак еллар төп йортта килен булып хезмәт күрсәтүче бердәнбер коллегабыз ул безнең. Тормышны бербөтен итеп, гаилә җылысын саклап тотуда хатын-кызның роле бик зур шул. Бүгенге көндә ул хөрмәткә лаек хатын, килен, яраткан дәү әни һәм укучыларының яраткан остазы, киңәшчесе, тормыш маягы. «Минем ике хыялым бар иде: укытучы яки врач булу»,-ди ул елмаеп.

Хыялның тормышка ашуы бу инде үзе зур бәхет. Әйе, бәхет өчен, бәлки, күп кирәкмидер дә. Үз эшеңне яратып, якыннарыңны хөрмәт итеп яши белү, һәр яңа туган көнгә сөенеп, башкаларны сөендереп яши белү дә җитәдер.

Фәйрүзә Бәдәмшина,

Юлсубино мәктәбенең тарих укытучысы .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәхет