Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

"Березка" балалар бакчасында сугыш чоры балалары белән очрашу үтте (ФОТО)

Бөек Җиңү елы буларак районыбызда чаралар дәвам итә.

Шуларның берсе «Березка" балалар бакчасында үтте. Балалар төрле елларда балалар бакчасында эшләп, ялга чыккан пенсионерларны кунакка чакырганнар иде. Балалар алар хөрмәтенә хәрби җырлар, шигырьләр башкардылар. Бөек Ватан сугышы темасы бүгенге балаларның күңелен дә тетрәндерә шул. Балалар бакчасында тәрбияләнгән Мария Маслова җырлаганда берәү дә битараф калмады. Чакырылган хатын-кызларның күпчелеге сугыш чоры балалары бит. Ул елларның кайгы-хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган буыннан. Шуңа да күз яшьләрен тыя алмадылар.

Бәйрәм ахырында балалар кунакларга үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Очрашу чәй табыны артында сөйләшү белән дәвам итте.

Чара оешкан төстә, кызыклы узды. Сугыш темасына зур игътибар биргән тәрбиячеләргә зур рәхмәт. Балалар тыныч тормышта яшәүләре өчен кемгә бурычлы булуларын белергә, онытмаска тиешләр. Мондый чаралар балаларда Ватанга мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбиялиләр.

Россия тарихында сугышлар күп булган. 1941-45 еллардагы сугыш иң куркынычы, канлысы, дөнья язмышын хәл иткәне. Без ирекле илдә, тыныч күк астында яшәсен өчен гомерләрен биргән каһарманнарга мәңгелек дан!

Гөлназ Нуриева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев