Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

“Березка” балалар бакчасы коллективының эшләре уң бара

Һәр иртәдә балаларын җитәкләп бакчага бара әти-әниләр. Өлкәннәр эшкә дип ашыкса, сабыйларның үз уены. Яшәеш һәркемне үзенә бөтереп алган. Өйдә әби, дәү әни булса да баланы бакчага илтү гадәти кебек. Шулай яхшырак дип саный күпләр. Чөнки бакчада бала үз вакытында ашый-эчә, йоклый. Әле алай гынамы икән?

Район үзәгендәге "Березка" балалар бакчасы бай тарихлы. 1973 елда ачылган бакча бик күпләргә үз җылысын биргән. Биредә тәрбияләнгәннәрнең балалары хәзер шушы бакчага йөри. Буыннар алмашы шулай дәвам итә. Тәҗрибәле тәрбиячеләр янәшәсендә инде яшьләр чыныгу ала. Татьяна Кәримова әнә шундый остазларның берсе. 3-4 яшьлек нәниләр йөри торган группада Эльмира Нотфуллина белән бергә эшли алар.
-Үз эшемне бик яратам. Ял арасында да балаларны сагынып киләм,-ди Татьяна Илдусовна. Балалар бакчасында нәниләрне аңлап, аларны үзеңнекедәй күреп ярата белү кирәк шул. Бу өлкәдә 30 еллык стажы булган өлкән тәрбияче күпләрнең остазы.
-Балалар үзләреннән үзләре сөйдерә алар,-дип сүзгә кушылды Эльмира Нотфуллина. -Һәркайсының үз холкы дисәк тә, бакча аларны дуслаштыра. Бергәләп уйнау гына түгел, бер-берсен аңлый белергә дә өйрәнә алар. Килгәч матур итеп исәнләшәләр, саубуллашып китәләр.
Әйе, мәктәпкәчә яшь- ул баланың физик, акыл үсешенә нигез, фундамент салу чоры. Шуңа да балалар бакчасында физик күнегүләр, төрле тәрбияви чаралар үткәрүгә зур әһәмият бирелә. Аяз көннәрдә саф һавада булу, поход һәм экскурсияләргә йөрү нәниләрнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Шулай ук бакчада "Әти, әни һәм мин-спортчы гаиләсе", "Җитезләр, тапкырлар", "Күңелле стартлар" кебек конкурсларның үткәрелүе нәниләрнең физик үсешенә булышлык итү белән беррәттән, уңай эмоцияләрне дә формалаштыра, дип саный тәрбиячеләр.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы