Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе Корноухово гомум белем бирү мәктәбендә әдәби кичә үткәрелде

Корноухово гомум белем бирү мәктәбендә бөек рус язучысы Михаил Лермонтовның тууына 205 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде.

Әлеге чараны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Миндагалиева алып барды. Ул залда утыручы 5-9 сыйныф укучыларын һәм ата-аналарны беренче минутлардан ук шигъриятнең серле дөньясына алып кереп китте. Катнашучыларның әле күбесе Лермонтовлар нәселендә Шотландлар каны барлыгын белми иделәр. Язучының биографиясе турында Софья Молгачева һәм Виктория Әхмәтвәлиевалар сөйләделәр. Аннан шагыйрьнең иҗатына күчтеләр. Адель Минһаҗев, Маргарита Чернышева, Саркис Гумашян шигырьләр укыдылар, ата-аналар һәм укучылар да шагыйрь иҗатыннан шигырь юлларын искә төшерделәр. Ахырда укытучы сүз остасы булган әлеге шагыйрь тарафыннан язылган картиналарны һәм рәсемнәрне күрсәтте. Аның бу сәләте дә күпләр өчен яңалык иде.

Сергей Миндагалиев.
Корноухово мәктәбе 
директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса