Мәгариф
Балык Битсәсендә «Ел укытучысы» ачыкланды
Быел "Ел укытучысы" бәйгесендә 26 укытучы катнашты. Араларында шактый тәҗрибәле укытучылар, шулай ук яшьләр дә бар иде.
Ярыш өч турда узды. Беренче турда 13 кеше сайлап алынды. Шуларның уникесе икенче турда ачык дәрес бирде. Һәм алар арасыннан җидесе өченче турга узды. Алар балалар иҗат үзәгендә мастер-класс күрсәтте. Араларыннан лауреатлар, призерлар билгеләнде. "Узган ел белән чагыштырганда быел тагын да яхшырак әзерләнеп килгәннәр. Катнашучыларның чыгышлары бик көчле булды. Араларыннан иң-иңнәрне сайлап алуы җиңел булмады",-диде мәгариф бүлеге уку-укыту методикасы эшләре буенча җитәкче урынбасары Резидә Җәләлова. Барлык катнашучыларны да мактауга лаеклылар, дип ассызыклады район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков.
Ике төрле номинациядә җиңүчеләр сайланды. "Ел укытучысы" исеменә гимназиядән рус теле укытучысы Роза Горшкованы лаек дип таптылар. "Минем бу җиңүемдә мәктәпнең, хезмәттәшләремнең дә өлеше зур. Һәрбер тур үзенчәлекле иде, әзерләнгәндә әллә ни авырлыклар булмады",-диде ул. Икенче һәм өченче урыннар Шомбыт мәктәбеннән рус теле укытучысы Энҗе Кәримуллинага, Масловка мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Ольга Башевага бирелде. "Педагогик дебют" (укыту стажы өч елга кадәр булган) номинациясендә Юлсубино мәктәбенең инглиз теле укытучысы Айсылу Сәхапова җиңү яулады. "Элек тә төрле бәйгеләрдә катнашканым булды. Ләкин бу юлы тәҗрибәле укытучылар янәшәсендә ярышканда дулкынлану хисләре туды. Җиңүем белән олы максатларымның берсенә ирештем дип уйлыйм",-диде ул шатлыгы белән уртаклашып.
Гөлназ Зарипова.
Бу узган чарадан фотоларны безнең сайттан "Фоторепортаждан" карый аласыз.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев