Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсенең “Бәләкәч” балалар бакчасында олы җанлы хезмәткәрләр эшли

Бакчаларда Чыршы бәйрәмнәре барган вакытта "Бәләкәч" балалар бакчасы хезмәткәрләре төрле сәбәпләр аркасында кичәгә килә алмаган сабыйларга сюрприз ясарга уйлыйлар. Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп бүләкләр белән балаларның өйләренә китә алар. "Зайчата" төркеменә йөрүче дүрт балага Фәридә Газизова белән Гөлнар Мифтахова бара, ә "Медвежата" төркеменә йөрүчеләргә Гөлфинә Таҗиева килә.

- Бакчага йөрүче һәр баланы да үзебезнеке итеп күрәбез. Бәйрәмне көтеп алалар, тырышып әзерләнәләр ул сабыйлар. Әти-әнисе әзерләгән матур киемнәрен киеп чарада һәрберсенең дә катнашасы килә. Ә менә бәйрәм килеп җитәр алдыннан кайберләре авыртып китә. Коллектив белән уйлаштык та, әлеге балаларны игътибарсыз калдырмаска дигән фикергә килдек. Эштән соң аларга тиешле бүләкләрне тотып чыгып киттек. Алар белән сөйләшү, аралашудан үзебез дә бик канәгать калдык, күтәренке күңел белән кайттык", - диде бакчаның тәрбиячесе Гөлфинә Таҗиева.

Балалары белән бергә ата-аналар да сөенә бу вакыйга. Уй-хисләре белән уртаклашырга ашыкты алар. "Чирләп китүебез сәбәпле бәйрәмгә бара алмадык. Безнең бала йөргән төркемнең тәрбиячесе Гөлфинә Фаризовнаның эштән соң Кыш бабай булып киенеп өйгә килүе безне шаккатырды. Әлбәттә, без моңа бик сөендек. Бергәләп уйнадылар, әзерләгән бәйрәм киемнәрен киеп улым өйрәнгән шигырен сөйләде. Баланың күңелен күрә белү, вакытында бүләкләр белән килеп шатландыру бу изге эш. Гаиләбез исменнән Гөлфинә Таҗиевага рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ул һөнәренең чын остасы. Күпләргә үрнәк булып тора", - диде Тимерханның әнисе Ризәлә Гәбделхакова. "Өйгә кайтсам, оныгым яныма йөгереп килде дә, шатлык ташып торган күзләре белән миңа карап "Әбием, безгә чып-чын Кыш бабай килде, бүләк тә бирде", ди. Аңа карап мин дә елмайдым. Баксаң, тәрбиячеләре Кыш бабай булып бүләк китергән икән. Аның белән бергәләп уйнаганнар, җырлаганнар. Бу вакыйганы үзем күрмәсәм дә, баланың сөенеп сөйләвеннән барысы да аңлашылды. Балалар бакчасы коллективына без бик рәхмәтлебез", - диде Камилнең әбисе Люция Хәбибуллина.

Гөлназ Зарипова.

фото: stranaskazki.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев