Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык - Бистәсе районының мәгариф бүлегендә “Фәнгә беренче адымнар” дип исемле район бәйгесе үткәрелә

Балаларга белем бирүнең Федераль стандартлары буенча районыбызда башлангыч сыйныфларда ук укыту-тәрбия эшчәнлеген кызыклы, мавыктыргыч һәм заманча итеп фәнни нигезгә корып оештыра беләләрен үз күзләрем белән күрмәсәм ышанмас та идем.

Шул максаттан һәр уку елында районыбыз мәгариф бүлеге тарафыннан фәнни проект эшчәнлеге буенча "Фәнгә беренче адымнар" исемле район бәйгесе үткәрелә икән. Ел дәвамында укучылар укытучылары һәм әти-әниләре катнашында үзләре сайлаган темалар буенча фәнни проектлар әзерлиләр. Уку елы башыннан ук игьлан ителгән әлеге бәйге шартлары гадәттә 3 этаптан тора. Мәктәптә җиңү яулаган укучылар район күләмендәге бәйгедә катнашу хокукына ия булалар. Быелгысы, билгеле инде экология елына багышлап үткәрелгән. Аның район этабына 23 мәктәптән 35 проект эше кабул ителгән булган. Шулар арасында Зур Мәшләк мәктәбенең "Экошәһәрчек" проекты җиңүче булып танылган.

Унтугыз ел элек ачылган әлеге мәктәптә беренче көннән үк балаларга табигатне һәм әйләнә-тирә мөһитне саклау юнәлеше буенча нәтиҗәле эшләр алып барыла. Боларның барысы турында да бирегә җыелган районыбыз мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары каршысында мәктәп директоры Рафик Закиров белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Маликова да тирән эчтәлекле чыгышларында киң тукталдылар. Коллективның башкарган эшләре дә аз түгел, ул елдан-ел үсә, камилләшә. Укучыларның белемен арттыру һәм аларны башлангыч сыйныфлардан ук мөстәкыйллеккә өйрәтү буенча нәтиҗәле эшләүләре турында район мәгариф бүлеге методисты Рафига Ихсанова да үз чыгышында тирәнтен анализ ясап, югары бәя бирде. Әле моннан тыш, ул биредә балаларның хезмәтен күрә белеп үзләренчә һөрмәтләүнең үзенчәлекле чараларын киң кулланулары турындагы алдынгы тәҗрибәне дә бик күп мактау сүзләре белән телгә алды. Күңелен биреп эшлим дигән кешегә аның бер катлаулыгы да юк. Монда инде күптәннән билгеле бер юнәлешне үз иткән балаларга сыйныфтан тыш эшләрдә, мәктәп, район күләмендәге конкурс-фестивалләрдә һәм фәнни олемпиадаларда катнашып җиңүче булганнарга ел ахырында музыка өлкәсендә танылганнарга-Шаляпин, сәнгатьтә өлгер булганнарга -Галиәскәр Камал, татар теле-әдәбияты фәне буенча җиңүчеләргә - Тукай исемендәге мәктәп күләм (алар дистәгә якын) премияләр бирү күркәм гадәткә әйләнгән. Әйтүләренә караганда, мондый кызыксындыру чараларының берсе дә эзсез югалып калмый икән.

Автор Идрис Аметов.

Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев