Балык Бистәсе районы данлы Котлы Бөкәш мәктәбенә 80 яшь
1936 нче елның җәендә Соколка пристанена сал килә. Ике сал агачны Гыйльми Гыймадиев җитәкчелегендә Котлы-Бөкәшкә мәктәп төзелешенә ташый башлыйлар.
Бу вакытта машиналар булмаганга, атлар файдаланыла. Эшләүчеләргә дә ашау такыр, кул хезмәте бик авыр була. Төрле авыллардан җыелган осталар һәм административ оешмалар белән бергә урта мәктәп бинасын төзү башлана. Гыйльми абый, кулыннан килгәнчә, төзелеш артыннан чаба. Эш шартлары авыр булганлыктан, эшчеләр бу хезмәтне ташлап та киткәлиләр. Артларыннан барып, төрлечә уртак тел таба Гыйльми абый. Һәм төзелеш озакка сузылмый, мәктәп өлгерә, беренче укучыларны кабул итә. Беренче чыгарылышта 18 укучы чыгарыла. Алар арасында Югары Тегермәнлек авылыннан медицина фәннәре кандидаты Рабига Сәүдәханова да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев