Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Балык Бистәсе егете Айдар Габдрахманов Оксфорд фонды стипендиаты булды

Айдар Габдрахманов Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган. Ул тарих, көнчыгыш телләр буенча Халыкара мөнәсәбәтләр институтында, Казан Федераль университетының чит телләр һәм тәрҗемә буенча югары мәктәбенә укырга керә.

Быел өченче курста укый. Мин аңа: "Тормышның төп юнәлешен син дөрес сайладыңмы? Узган уку елы сиңа нәрсәсе белән истә калды?"-дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем.

-Университетта ике ел ярым белем алам, мин монда укырга керүемә бер дә үкенмәдем. Практика күрсәткәнчә, чит телләр белү хәзерге көндә бик кирәк. Ә безнең югары уку йорты үзенең бөтен мөмкинлекләреңне тагын да ача төшәргә, алган белемне практикада кулланырга ярдәм итә. Профессиональ педагоглар, арадашчылар аша мин инглиз телен тирәнтен белү генә түгел, испан, алман телләрен өйрәнә башладым һәм Оксфорд фонды стипендиаты булдым. Дөресен генә әйткәндә, чит телне балалар бакчасыннан ук өйрәнеп килгән курсташлар янәшәсендә куркып та калдым. Без бит чит телне бишенче сыйныфта гына үзләштерә башладык. Ләкин белемем махсус мәктәпне тәмамлаучылардан бер дә ким булмады. Моның белән үземнең мәктәп укытучыларыма бик рәхмәтлемен, аларны хәзер дә җылы хисләр белән искә алам. Мәктәптә уку миңа университетта уку шикелле һәрвакыт кызык иде.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Таңсылу Миңһаҗева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: стипендиат