Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе Биектау мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган чара узды

Тукай исеме менә инде ничә гасыр дәвамы нда татар милләтенең бөтенлегенә, милли хиснең, тәрбиянең, телнең саклануына ышанычлы нигез булып тора. Шәхес үзе, аның күпкырлы иҗаты, иҗатындагы фикер һәм хис берлеге, фәлсәфи уйлары, милләт булып яшәргә көч һәм күәт бирә.

Табигатьтә - яз. Чистарыну, яшелләнү, күңелнең ниндидер бәйрәм көткән вакыты. Яз - тереклек башлангычы дип әйтергә кирәк. Ул әле табигатькә җан өреп кенә калмый, киләчәккә ышаныч - өметләр дә уята. Бөек Тукайның халкыбыз тормышында тоткан урыны, әлбәттә, язга тиң.

Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара, ул безнең гаҗәеп зур байлыгыбыз. Мәкаль, әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигьри юллары, гимн вазифасын башкаручы "Туган тел"е, Җир шарының бөтен халыкларын сокландырган "Шүрәле"се үзе генә дә ни тора?! Тукай теле - туган телем! Бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман. Без бүген шушы илаһи телдә сөйләшәбез, җырлыйбыз!

Апрельнең 26 сы көнне, безнең яраткан шагыйребез, татар халкының горурлыгы - Г.Тукайның тууына 132 ел тулуны мәктәбебез зурлап билгеләп үтте.

Тукайны искә алу бәйрәме - татар халкының гына түгел, бөтен тугандаш халыкларның бәйрәменә әйләнде. Безнең Биектау мәктәбе дә һәр ел саен бу бәйрәмне көтеп, ягьни татар теле һәм әдәбият атналыгын зурлап билгеләп үтәбез.

Быелгы уку елында да, традициягә әверелгән "Китапчыклар яклау"бәйгесендә укучылар актив катнаштылар, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары. 2018 нче елгы Г.Тукай исемендәге мәктәп премиясе лауреаты дип бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаган, 11 нче сыйныф укучысы, Галимова Айсылу "Туган телем - серле телем",- дип исемләнгән китапчыгы өчен лаек булды. Башка укучыларга да китапчыклары һәм бәйрәмдә актив катнашканнары өчен, бүләкләр бирелде.

Чыннан да, мәктәбебездә, һәр чирек саен төрле - төрле мавыктыргыч кичәләр, бәйгеләр, еш уздырыла. Быелгы Тукай бәйрәмен уздыруда да , авылыбызның игелекле шәхси эшмәкәре - Гыйльметдин Бәдретдинов, Рәмзия Усмановна матди ярдәм күрсәттеләр. Без аларның игелекле гамәлләре өчен , мәктәп коллективы һәм шәхсән үз исемемнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Гүзәлия Гарипова,

Биектау мәктәбе укытучысы.

Габдулла Тукай исемендәге мәктәп премиясе лауреаты, 11 нче сыйныф укучысы Айсылу Галимова

Г.Тукай исемендәге мәктәп премиясе лауреаты , 11 нче сыйныф укучысы, Галимова Айсылу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев