Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы техникумы студентлар кабул итүен әле дәвам итә
Районыбызның авыл хуҗалыгы техникумы быелгы уку елына олы максатлар белән аяк баса.
Бу уку елыннан башлап районыбызның авыл хуҗалыгы техникумы хуҗалыклар өчен белгечләр хәзерләү белән бергә тракторчы-комбайнчылар һәм түләүле бүлекләрдә автомашина, кар мотоцикллары һәм квадратцикллар белән идарә итәргә өйрәтү курсларында укулар оештырачак. Бүгенгесе көнне техникумда 40 егет һәм кыз техник-механик, бухгалтер белгечлекләренә укый башлыйлар. Техникум җитәкчеләренең әйтүләренә караганда, студентлар кабул итү әле дәвам итә.
Фотосы: college-rs.kazan.ws
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев