Балык Бистәсе агротехникумында «Ачык ишекләр көне» булып узды. Аның максаты уку йортында алып була торган белгечлекләр, уку-укыту процессы, материаль-техник базасы һәм укытучылар белән танышу булып тора.
Бу көнне бирегә район мәктәпләре директорлары җитәкчелегендә чыгарылыш сыйныф укучылары җыелдылар. Бәйрәмчә бизәлгән бинага керүгә ниндидер бер җанлылык, җылылык халәте хөкем сөрә иде. Фойеда техникумның пешекче-кондитерлар әзерли торган төркемендә укучылар тарафыннан әзерләнгән тәм-томнар, сый-нигъмәтләр тәкъдир ителгән, актлар залында экранда техникум тормышына, тарихына бәйле слайдлар, презентация күрсәтелә, өстәлләрдә альбомнар урын алган. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлфия Галимова аларга аңлатмалар биреп тора.
Залга муниципаль район башлыгы Илһам Валеев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков һәм башка кунаклар аяк басуга аларны алкышлап каршы алдылар.
Чараны агротехникум директоры Мансур Мәннанов башлап җибәрде. Ул үз чыгышында техникум тарихын барлап, аның үсеш юлындагы уңышларына тукталды. 1985 нче елда техникум (ул вакытта училище) "Югары культуралы училище" исеменә лаек була.
- Хәзерге көндә укыту эшендә 12 инженер-педагог хезмәт куя. Аларның 7 се укытучылар, 5 се хезмәткә өйрәтү мастерлары. Алар студентлар белән берлектә төрле юнәлештәге конференция, конкурслар, олимпиадаларда катнашалар. Уңышларыбыз да күзгә күренерлек. Үткән елда 3 хезмәткә өйрәтү мастерлары республика конкурсларында грантлар оттылар. Укучыларыбыз республикабызда узачак World Skills төбәкара чемпионатында катнашып сертификатлар алуга ирештеләр. Шуның белән беррәттән районда һәм республикада уздырыла торган мәдәни, спорт чараларында да уңышларыбыз күркәм.
Коллективыбыз һәрдаим яңалыкка омтыла, эзләнә.Үзебезнең югары квалификацияле, авыл хуҗалыгында көндәшлек шартларында эшләрлек, үз эшләрен дә оештырып җибәрә алырлык белгечләр әзерләргә тиешлегебезне аңлап эшлибез, шуңа омтылабыз, - диде агротехникум директоры.
Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев үзенең чыгышын истәлекләрдән башлап:
-Мин үзем дә иптәшләрем белән бергә шушы техникумның нигезе буларак билгеле булган Корноуховодагы профессианаль-техник училищесында белем алдым һәм һич кенә дә үкенмим.
Районыбызда хәзерге көндә төрле, кыйммәтле, югары җитештерүчәнлек күрсәтә торган "Челленджер" , "Джон Дир" тракторлары, "Лексион", "Нью Холланд" ашлык җыючы комбайннар һәм башка төр тагылма машиналар эшли. Шулар белән идарә итү өчен зур белемле белгечләр кирәк һәм мин сезне шулай булырсыз дип күз алдыма китерәм. Киләчәктә сезнең арадан бер дигән хезмәт алдынгылары, җитәкчеләр чыгарына шигем юк. Ни әйтсәң дә, бу уку йортын тәмамлаучылар арасында зур дәрәҗәләргә ирешүчеләр, югары дәүләт исемнәренә лаек булучылар аз түгел, -диде.
Район мәгариф бүлеге мөдире Илсур Садыйков агротехникумда укыту эшләренең, тәрбияви чараларның югарылыкта булуын искәртте. Алга таба да уку йорты җитәкчелеге белән берлектә республиканың мәгариф, фән министрлыгы каршында бюджет урыннарын саклап калу, аларны арттыру турында җитди сөйләшүләр алып барылганлыгын җиткерде.
Әлеге уку йорты вәкилләре чарада катнашучыларны укырга керү шартлары белән таныштырдылар.
Район башлыгы агротехникумның алдынгы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды
«Ачык ишекләр көне»нә килүчеләр төркемнәргә бүленеп укыту, тәрбия эшләре һәм яшәү, туклану шартлары белән иркенләп таныштылар. Соңыннан укучылар тарафыннан куелган концерт карадылар.
Чарага килүчеләрнең хәзер барысын да ныклап уйлап, "үлчәүләргә" салып чагыштырып карарга, дөрес фикергә килергә вакытлары бар. Әлегә аларга алда торган чираттагы сынауларны уңышлы үтүләрен теләп калабыз.
Нияз Шәйдуллин.
Нет комментариев