"Һәр елдагыча быел да мәчетебездә балалар өчен лагерь оештырылды. Әлеге чараны оештыручыларга, аеруча Рәмзия Нуретдиновага бик рәхмәтле без.
Балаларыбыз анда йөргәч күңелебез тыныч булды, үзләре дә җитдиләнеп киткән кебек булдылар. Без моны әдәп-әхлак кагыйдәләрен Ислам нигезендә аңлату дип уйлыйбыз".
Котлы Бөкәштән редакциягә шундый эчтәлектәге хат килеп төште. Рәхмәт хатларын уку үзе үк җанга рәхәтлек өсти. Әнә шул шатлыкны тойган мизгелдә Рәмзия ханым белән элемтәгә кердем.
-Динебездә иң күркәм гадәт-Аллаһка ышану. Камил шәхес тәрбияләү серләре Раббыбызга гына мәгълүмдер. Чын мөселман гаиләсендә балалар иң элек әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә. Анда һәркемнең максаты, бурычлары бар. Боларны белгән бала ана теленең дә әһәмиятен аңлап үсә. Мәчеттә исә без шуларны тирәнәйтеп аңлатабыз. Балаларга Ислам дине нигезләрен өйрәтәбез, бергәләп намазлар укыйбыз, догаларны кабатлыйбыз. Әлбәттә, болар барысы да әдәп-әхлак кагыйдәләре, нәсыйхәтле вәгазьләр тыңлау белән бергә алып барыла. Бала күңелен юкка гына ак кәгазьгә тиңләмиләр, аның күңеленә кече яшьтән үк яхшылык, игелекне иңдерергә кирәк,-диде үз әңгәмәсендә "Бөкәш нуры" мәчете мөгаллимәсе Рәмзия ханым Нуретдинова.
Җәйге лагерьны оештыруда иганәчелек иткән кешеләргә, аеруча Казан шәһәрендәге бер оешма җитәкчесе Равил Гариповка бик рәхмәтле ул, чөнки матди чыгымнар таләп иткән мондый чараны акчалата ярдәмнән башка үткәрү мөмкин дә булмас иде. Иганәчеләрнең исемнәре аерым дәфтәргә язып барыла, намаздан соң иминлек, дөньяларга тынычлык теләп дога кылына. Кайбер авылларда лагерь чорында балаларга бер тапкыр туклану үткәрелсә, "Бөкәш нуры"нда исә һәр көнне кулларына тәм-том салынган пакет өләшкәннәр. Ә ахыргы көндә моннан тыш уку кирәк-яраклары белән дә бүләкләгәннәр.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотолары.
Нет комментариев