Ай-хай ямансу ла аерылышулар
Кешенең тормышы кызыклы юллар үтә.
Башта балалар бакчасы, аннары мәктәп, югары уку йорты... Һәркайсы кеше тормышында аерым бер этап, аерым бер тормыш мизгеле. Менә безнең балаларыбыз да беренче этапны узды. Котлы - Бокәш авылы җирлегенең "Дуслык" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды.Тантана бик куңелле үтте. Җырлар һәм биюләр, урманнан очып килгән кунак Убырлы әбекәй,киләчәкне юраучы Чегән кызы... Әти - әниләр белән оештырылган матур, күңелле уеннар-балалар һәм өлкәннәр күңеленә бик хуш килде. Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр, мөгаен... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки ак бантиклы һәм кара галстуклы әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. "Сабый" дип әйтеп буламы соң инде аларны?! Моңсу да... Чөнки күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Хәер, күңелсезләнеп утырыр чак түгел. Алда зур юллар көтә. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ә тәрбиячеләргә саулык түземлек теләп калабыз. Сау бул, балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!
Венера Гарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев