Астрономия фәненең популярлыгы арта
Борынгы бабаларыбыз гына түгел, замана яшьләрен дә астрономия фәне кызыксындыра. Казандагы Халыкара астрономия олимпиадасы моны тагын бер кат раслады.
Укучылар арасында уза торган чара 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.Олимпиада да Румыния, Македония, Корея, Һиндстан, Таиланд, Кытай, Чехия, Болгария, Италия, Әрмәнстан, Казакъстан, Швеция һәм Россиядән 60тан артык укучы катнаша.
Татар халкының борынгы бабалары Идел буенда төзегән Болгар дәүләтендә астрономия фәненең ныклы тамыр җибәргәне мәгълүм. Монда астрономия фәне зарури тормыш ихтыяҗлары аркасында үскән.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49872
Фото: http://3.bp.blogspot.com/.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев