Афганистан тау-ташлары саклый, Без үтәгән хәрби бурычны....
Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның - әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең - моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы!
Ел саен 14 февральдә Түбән Тегермәнлек мәктәбендә Әфган җирләрендә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырабыз. Инде матур бер традициягә әйләнгән бу очрашуларда Әфганчы авылдашларыбыз бик теләп катнаша.
Түбән Тегермәнлек авылыннан Әфган җирендә 10 егет хезмәт иткән. Алар барысы да авылларына исән-сау әйләнеп кайтканнар.Тормыш җилләре төрлесен төрле якка ташласа да, алар бу көнне мәктәбебезгә җыелалар.
Алар хөрмәтенә уздырылган очрашуны мәктәп директоры Вахит Гайнуллин ачты. Укучы егетләребезне дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәүче, үз алдына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.
Батыр авылдашларыбыз сугыш хатирәләре белән уртаклаштылар, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның берсеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды алар укучыларны.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чара мәктәбебез укучылары өчен чын тормыш дәресе булды.
Гөлфизә Гайнуллина,
Түбән Тегермәнлек мәктәбенең
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа