Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Җырларыбыз аша әниләргә рәхмәт әйтәбез-Фотолар

Район мәдәният йортында сәнгать мәктәбе укучылары матур концерт куйдылар.

Әниләргә багышланган кичә булды ул. Бәйрәмгә әниләре белән бергә әтиләре, әбиләре дә килгән иде. Һәр чыгышны алкышлап, балаларына көч биреп, горурланып, сокланып утырдылар алар. Бәйрәм әле быел гына сәнгать мәктәбенә йөри башлаган нәниләрнең күмәк җыры белән башланып китте. Мәктәпнең йөзек кашы булган, төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган кызларның да чыгышларын алкышларга күмделәр. Балаларның күмәк биюләрен дә залдагылар яратып карадылар. "Рәйхан" курай ансамбле чыгышы да бәйрәмгә бер ямь өстәде. Театр бүлегенә йөрүчеләр бүген сәхнәдә үзләрен тагын бер кат сынадылар. "Капелька" ансамбле әниләр турында җыр башкарганда тамашачылар тын калып тыңладылар.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр