Җырчы Илзидә Госманова: Сыер савып үскән кыз мин!
«Ничек булсам, шулай ярат!»,- дип җырлаучы якташыбыз Илзидә Госманова киң тамашачы алдына әле күптән түгел генә чыкса да, татар эстрадасында инде үз урынын яулады дип әйтеп була. Хәзер Югары Ырга кызы республика районнары буйлап зур концерт тамашасы белән йөри.
"Хан кызының хак төше" концерт программасы исеменнән күренгәнчә, әкият рухында барган театральләштерелгән тамаша. Анда әкият геройлары да, еланнар белән бию дә бар, ди артист.
Сәхнә дөньясына шактый соң, инде балалары үз юлы белән киткәч кенә баса җырчы.
*Бу минем кечкенәдән килгән хыялым. Гомерем буе сәхнәгә омтылып яшәдем. Иртә кияүгә чыктым, балалар таптым, әти-әнием дә "сәхнәгә менмисең!" дип кырт кисте. Артист кешесенең гаиләсе булмый имеш. Шуңа иҗат юлына бераз соңга калып бастым. Ләкин соң булса да, уң булсын дип тәвәкәлләдем менә, - ди Илзидә.
Кызганыч, аның чыгышын әтисе күрә алмый, иртә вафат була. 80 яшьлек әнисе исә вакыт узгач кызының хыялына хәер-фатихасын бирә.
Сәхнәгә менгәнче Илзидә озак еллар Казан мәктәбендә урыс телле балаларга татар теле укыткан. Белеме буенча ул - мөгалимә. Анда да җыр-моңнан ерак тормаган: дәресне җыр белән башлап, җыр белән тәмамлаган ул. Җыр аша шулай балаларга татар теленә мәхәббәт тәрбияләгән.
*Узем укытучы булгач, "Күз карашым" дигән җырыма төшерелгән беренче клибымда да шул образда идем. Үзем эшләгән мәктәптә төшердек аны. Ләкин тормышта бу һөнәр миңа тулысынча туры килми икәнен аңладым, мин - иҗат кешесе. Йөрәктәге моңны яшереп тортып булмый бит. Иҗатка якынрак булу өчен төрле мәҗлесләрдә чыгыш ясый башладым, - ди җырчы.
Ә сәхнәгә ул беренче тапкыр дүрт яшьтә аяк баса. Җыр-моңга гашыйк гаилә, авыл мәдәният йортындагы төрле чараларда еш катнаша торган булган.
Шунда әнисенә ияреп чыккан кыз да беренче тапкыр сәхнә тәмен татый.
- Клубка чыгуым булды, әнинең итәгеннән "мин дә җырлыйм әле" дип тарта башлыдым. Әни рөхсәт биргәч йөгереп мендем дә "И, туган тел" җырын башкардым. Җырлап бетергәч ничек йөгереп мендем, шулай йөгереп төштем. Шуннан соң һәр чарада җырлата торган булдылар, - дип искә ала Илзидә.
Төпчек бала булса да әти-әнисе эш җаен белергә дә өйрәткән булачак җырчыга.
*Әни безнең сыер саучы иде, кечкенәдән сыер савып үскән кыз мин, - дип елмая Илзидә.
Илзидәнең кайсы гына җырын тыңлама, колак очына кереп кала да, аннан көн дәвамында арына алмый авыз эченнән мыгырдап йөрисең. Автор үзе дә җырларын бик җентекләп, күңел халәтенә туры китереп сайлый икән.
-Мин ул җыр белән йөкле хатын кебек чирләп чыгам, - дип елмая ул.
Алисә Сабирова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев