Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Язын гына түгел, тормышта да елмаеп яшик әле, балыкбистәлеләр!

Шушы көннәрдә балыкбистәлеләр өчен "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында "День весенних улыбок" исемле бәйрәм оештырдылар. Анда аз керемле гаиләләрдән балалар, балаларны тәрбиягә алучы ата-аналар чакырылган иде.

Чараны опека һәм попечительлек буенча бүлек җитәкчесе Гүзәл Баһаветдинова ачып җибәрде. "Чаралар оештыруда яшьләр дә актив катнаша. Димәк, алар районда булган вакыйгаларга битараф түгел. Әлеге бәйрәм дә гадәткә кереп һәр елны үткәрелер, дип уйлыйм",-диде ул.
Бәйрәмгә Илдар Гаффаров, Эльвира Кәримуллина, Гөлнар Вәлиәхмәтовалар килгән иде. Уеннар башланганчы балалар Алия Хәбибуллина белән флешмоб биеделәр. Аннан соң катнашучылар алты командага бүленде. Аларга станция аша үтү өчен юлламалар бирелде. Барлыгы алты станция каралган. Һәрберсенең исеме бар: "Паутина", "Прыг Скок", "Теплая", "Карандаш", "Болото", "Связь". Балалар баштарак югалып калдылар, оялып тордылар. Аралаша башлагач дуслашырга да өлгерделәр, уеннарда да актив катнаштылар. Бәйгеләрне оештыруда «Твори Добро» яшьләр хәрәкәте активистлары гына түгел, гимназия һәм икенче мәктәп укучылары да ярдәм итте. Соңыннан барысына да бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнән соң кайберләре уй-фикерләре белән уртаклаштылар. «Бәйрәм бик күңелле үтте. Бүгенге көн балалар һәм ата-аналары күңелендә озак сакланыр, дип уйлыйм. Уеннар балларның мөмкинлекләрен төрле яклап ачарга ярдәм итте, минемчә. Барлыгы 140 кеше катнашты. Һәрберсе дә актив булды. Әти-әниләре дә бик канәгать калды, рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр»,-диде район яшьләр эше, спорт һәм туризм буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Наталья Хәмидуллина. "Твори Добро" яшьләр хәрәкәте оешмасы белән берлектә яшьләр эше, спорт һәм туризм буенча бүлек, халыкны социаль яклау, опека һәм попечительлек буенча бүлекләре "День весенних улыбок" көнен оештыра алуларына мин бик сөендем. Минемчә, ярдәмгә мохтаҗ балаларны бергә җыеп бәйрәмнәрне ешрак үткәрергә кирәктер. Чарадан соң аларның шатлык тулы нәни күзләрен күрсәгез иде. Барысына да бу көн бик ошады",-диде "Твори Добро" яшьләр хәрәкәте оешмасы председателе Илнар Дәүләтшин.
Балык Бистәсе 2 нче мәктәп укучысы, әлеге хәрәкәтнең активисты Тимур Зәйнуллинның да әйтер сүзләре булды. «Без команда белән күңелле уеннар оештырдык. Чарага шуның кадәр күп бала килүенә бик сөендек. Башка елларны без тагын да күбрәк җыелырбыз, дип өметләнәбез. Дөньяда яхшы кешеләр аз түгел бит»,-диде ул.
Алия Хәбибуллина.
Фотосы: old.nasha.lv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев