Якташыбыз -шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны искә алу кичәсе Яр Чаллыда узды
15 февральдә Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинга 75 ел тулу, "Офыкларга карап" шигырь, "Миләшле йорт" дип исемләнгән җырлар китаплары нәшер ителү уңаеннан кичә үтте. Әлеге кичәдә район җитәкчелеге исеменнән, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Мансур улы Садыйков чыгыш ясады. Шушы кичәне оештырган драма театры директоры Рашат...
15 февральдә Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинга 75 ел тулу, "Офыкларга карап" шигырь, "Миләшле йорт" дип исемләнгән җырлар китаплары нәшер ителү уңаеннан кичә үтте.
Әлеге кичәдә район җитәкчелеге исеменнән, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Мансур улы Садыйков чыгыш ясады. Шушы кичәне оештырган драма театры директоры Рашат Фәисхан улы Фәйзрахмановка районыбыз башлыгы Илһам Госман улыннан һәм үз исеменнән Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм якташыбызның тормыш иптәше Фәния ханымга истәлекле бүләк тапшырылды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова Яр Чаллы тамашачысына үзенең матур җырларын бүләк итте.
(тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев