Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Якташыбыз, күренекле татар прозаигы һәм җәмәгать эшлеклесе Вакыйф Нуруллинга 80 яшь

Ул еллар мәңге онытылмас...

Вакыйф Нуруллин хакында сүз чыкса, без еш кына аны әдәбиятта үз урыны, үз йөзе булган прозаик дип атыйбыз. Бай тарихы, зур традицияләре, танылган классиклары, талантлы прозаиклары булган әдәбиятта В.Нуруллин үз урынын, үз йөзен тапкан икән, бу- зур нәрсә. В.Нуруллин иҗатын кызыклы һәм үзенчәлекле иткән сыйфатлар хакында сөйләгәндә, аның әсәрләренең гади стильдә язылуын, җылы һәм ихлас тонда булуын, күп кенә башка якларын телгә алырга мөмкин. Әмма әдәбиятта үз урынын, үз йөзен ул, иң элек һәм беренче чиратта, укучы В.Нуруллинның повестьләрын әдәби әсәр дип караудан бигрәк, чын тормышның үзе, тормыш документы дип кабул итә икән, моның да төп сере- геройлары ифрат дәрәҗәдә тормышчан булуда.

Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстан АССР ның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларга туры килә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, бер ел колхозда эшли: җәен ат көтә, кышын бер өлкән авыл агае белән төннәрен фермада каравылчы булып тора. Кыен тормыш шартларына карамастан, күрше Олы Әшнәк авылына йөреп җидеьеллык мәктәпне һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1954-1957 елларда армия хезмәтендә булып кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1961 елда, университетның соңгы курсында укыган чакта, аны "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналы редакциясенә эшкә алалар. Башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөдире булып В.Нуруллин 1977 елга кадәр шушы журналда эшли. 1977 елның июль аенда аны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп билгелиләр. 1989 елның ахырына кадәр ул шул хезмәтендә була.1990 ел башыннан В.Нуруллин нәшрият эшеннән китә һәм 1992 елның ахырынача фәкать язучылык эше белән генә шөгыльләнә. 1993 ел башыннан 2008 елның апрель аена кадәр В.Нуруллин Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда (хәзерге Татарстан Республикасы Милли музее) әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.

Вакыйф Нуруллин - узган гасырның алтмышынчы еллары башында әдәбият мәйданында чыккан һәм, үзенчәлекле әсәрләре белән танылып, бүгенге көндә татар прозасы жанрында актив эшләп килүче өлкән буын язучыларыннан берсе. Ул 1961 елда яза башлый. Шул чорда республика көндәлек матбугатында аның хикәяләре басыла. 1966 елда беренче күләмле әсәрен - "Шинельсез солдатлар" исемле повестен яза. 1968 елда повесть "Казан утлары" журналында һәм шул ук елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга. Яшүсмер малайның табигый, самими кичерешләре аша сугыш чоры авылының драматик вакыйгаларын сурәтләгән

бу повестьны укучылар һәм әдәби тәнкыйть җылы каршылый. Сугыштан соңгы авыл тормышын чагылдырган һәм күмәк хуҗалык җитәкчесенең үзенчәлекле образын тудырган "Күпер чыкканда" исемле икенче повесте да (1969) авторга уңыш китерә. Әсәр 1973 елда Татарстанның Питрәч районы Вахитов колхозы уздырган әдәби конкурста I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә, ә соңыннан, 1974 елда, Татарстан телевидениесендә, (сценарий авторы - Эльс Гаделев, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов) татарча спектакль күрсәтелә.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Р. Кәбирова,

Югары Тегермәнлек.

Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күренекле татар прозаигы