Мәдәният
Вәсилә Фәттахованың “Туган як” җырын башка җырчы җырлаячак
Уфада яшәп иҗат итүче композитор Урал Рәшитов хитка әйләнгән "Туган як" җырын татар эстрадасының яшь һәм талантлы җырчысына тапшырырга карар кылган. Бу хакта ул үзе хәбәр итте.
Татар халкының рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган як" җырын тиздән Радик Юлъякшин башкарачак. Бу хакта җыр авторы Урал Рәшитов Инстаграмдагы сәхифәсендә язып чыкты. Композитор Элвин Грейның әлеге җырга яңа сулыш бирәчәгенә ышана. Кызганыч, бу җырны үзенең кабатланмас тавышы белән бар дөньяга тараткан Вәсилә Фәттахова 2016 елда, фаҗигале рәвештә, арабыздан китте.
http://intertat.ru/tt/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев