Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Убырлар уянган чак

Башы. Ичмасам, Айрат та әллә кайда югалды. Агач тапмаган булып юри кермичә йөридер әле ул. Янымда мышнап торса да, хәл булыр иде. Бәхеткә, артык интегергә туры килмәде, сигезенчеме-тугызынчымы ачкыч йозакны ачты. Мин җиңел сулап куйдым. Ләкин йозакны тартып алырга ашыкмадым. Айрат калдырып киткән бөтине кулыма алып өч тапкыр «Бисмилла…» -...

Башы.
Ичмасам, Айрат та әллә кайда югалды. Агач тапмаган булып юри кермичә йөридер әле ул. Янымда мышнап торса да, хәл булыр иде. Бәхеткә, артык интегергә туры килмәде, сигезенчеме-тугызынчымы ачкыч йозакны ачты. Мин җиңел сулап куйдым. Ләкин йозакны тартып алырга ашыкмадым. Айрат калдырып киткән бөтине кулыма алып өч тапкыр «Бисмилла…» - дип кабатладым. Куркыныч чакта белгәнеңне укырга кушалар бит, ә мин башка дога белми идем. Айрат килмәсме дип, тагын аз гына көтеп тордым да ишекне ачып җибәрдем. Порхылдап тузан коелды. Мин аны убыр дип уйлаган идем, тузан гына икәнен белгәч, тагын бер кабат: «Бисмилла!» - дип куйдым.
Чардак эче караңгы иде. Мин һәрвакыт үзем белән йөртә торган кечкенә кесә фонарен кабызып, өй тү­бәсенә күтәрелдем. Фонарьның сукыр уты ерак алмый икән. Түрдәрәк, тузанга каткан тәрәзә янындарак, таза гәүдәле бер ир басып тора. Мин тын алырга да куркып катып калдым. Тиз генә аска сикерергә кирәклеген дә, вампир кочагыннан мине фонарь гына саклый алмаячагын да яхшы аңлый идем, тик буыннар тыңлашмады. Убырлар үзенә караган кешене гипнозлый дигәннәре дөрес икән. Мин инде ник авылга кайтканыма, ник монда менгәнемә үкенеп бетә алмадым. Күңелемне чиксез сагыш уты телеп үтте. Әйе, барысы да бетте хәзер. Әти-­әниемне дә, туганнарымны да, картыемны да, Айратны да, Нәфисәне дә, башка дусларымны да мин беркай­чан да, беркайчан да кабат күрә, күрсәм дә, алар белән аралаша, бергә уйный алмаячакмын. Эх, ниләргә генә мендем икән монда. Нәрсә җитми иде миңа, үз башыма бәла эзләп йөрмәсәм.
Теге кеше селкенеп куйгандай булды.
- Илһам!
Мин тертләп киттем.
- Илһам, син исәнме?!.
Мин бу тавышны кайда ишеткән идем соң әле?
Нинди таныш тавыш.
- Илһам, ник дәшмисең?
Мин кинәт барысын да аңладым һәм җан әрнүе белән кычкырып җибәрдем:
- Айрат, кач моннан! Менмә монда! Кит!
- Илһам!
Кинәт кемдер баскычтан атылып менде дә очлы усак таяк тотып, миңа аркасын куеп алдыма басты. Һәм аның фонаре нурыннан бөтен чардак эче яктырып китте. Тәрәзә янында басып торган «кеше» дигәнем - чардакка менгереп куелган иске киемнәр булып чыкты.
Мин, исән калу шатлыгыннан да, үземнең куркуымны яшерү исәбеннән дә, кычкырып көлеп җибәрдем. Тик Айратның көлүдә исәбе юк иде.
- Котымны алдың, - диде ул, еш‑еш сулап, - мин бәлагә юлыккансың икән дип торам. Өйгә кереп фонарь алып чыктым менә. Ут юк иде бит…
Һәм ул да көләргә тотынды.
- Ә ул чынлап та кешегә охшап тора, - диде аннан соң, мине куркыткан киемнәргә ымлап, - ­карыйк әле, эчендә берәрсе юк микән.
Без таякларны әзер тотып, акрын гына, киемнәргә якынлаштык. Айратның кулындагы фонарь җиңелчә дерелди иде, шуңа күрә бөтен дөнья селкенгән сыман тоела. Теге киемнәр дә җиңелчә генә хәрәкәтләнеп куйды. Тик без кирегә китә алмый идек инде. Бер-беребезгә караша-караша, алга шуыштык. Киемнәр янына җиткәч, бертын катып тордык та икебез дә берьюлы таякларны батырдык. Тәннәр эсселе-суыклы булып китте, убыр тәненнән агып төшкән лайлалы кан өстебезгә чәчрәгәндәй, беләкләребез буйлап агып төшкәндәй тоелды. Ләкин бернәрсә дә юк иде. Иске киемнәр эленгән җиреннән ычкынып, идәнгә генә таралды. Шулай да без көтелмәгән куркынычка әзерләнеп, бераз тын тордык.
- Карале, табут, - диде Айрат бераздан, почмактагы нәрсәгә күрсәтеп һәм фонарен шунда яктыртты. Ярымкараңгыда чынлап та табутка охшап тора иде ул, асылда сандык булып чыкты. Һәм без көлеп җибәрдек. Тик шундук икенче уй килде:
- Бәлки, убыр шушы сандыкта йоклыйдыр?
- Әйдә, ачып карыйбыз.
Болай диюнең кирәге юк иде инде, мин сандыкның капкачын күтәргән идем. Анда яткан кеше гәүдәсен күрүгә, Айратның кулыннан фонаре төшеп китте. Мин бөтен көчемне туплап, очлы таяк белән сандык эчендәге убырга кададым. Бер кабат… Ике… Өч… Мин инде үз-үземне белештер­ми идем. Кинәт кемдер сандык эченә яктыртты. Бу Айрат иде. Мин вампирны үтергән арада, ул фонарен табып өлгергән икән. Ут кабынуга, без икебез дә катып калдык. Сандык эчендә Нәфисәнең бәләкәй чакта әтисе алып биргән йомшак курчагы ята иде.
Бездә инде көлү кайгысы түгел иде. Үзебезне ахмакның да ахмагы итеп тойдык. Курка‑курка юк белән маташудан күңелне гарьләнү тойгысы әрнетте.
- Монда бернәрсә дә юк, әйдә, төшәбез, - диде Айрат, өметсез бер тавыш белән, - юкка гына гомер үткәрдек. Картыйга су китерик лутчы.
Мин аңа карыша алмый идем. Икебез дә ишек авызына килдек. Кинәт Айрат туктап калды:


- Ишетәсеңме?
Мин сулыш та алмый тыңларга керештем. Хәер, сулыш алсаң да ишете­лә иде ул. Ууууууууууу… Шшшшшшшш… Бу теге шомлы аваз иде. Елгалардагы чоңгылны хәтерләтеп, һава кайный, һава бөтерелә. Вакыт‑вакыт ул ысылдауга әйләнә Һәм тагын улауга, үкерүгә күчә… Без тавыш ишетелгән якка карап катып калдык та, сихерләнгән кешеләр сыман, озак тыңлап тордык. Менә‑менә ул килеп чыгар да канатларын җәеп өстебезгә ташланыр сыман иде. Айрат фонарен шул якка төбәде. Бер-беребезгә карашып алдык та акырын гына тавышка табан шуыштык. Бер нәрсә дә күзгә күренмәде. Ләкин тавыш… Тавыш үзе матдәләшеп безнең тәнебезгә тия­дер, тәнебезнең һәрбер күзәнәге аша үтеп, җаныбызны яулыйдыр сыман иде. Без инде иң читкә җитеп, гәрничнең эченә күз салдык. Бер ни дә юк. Хәер … Юк, шешә генә икән… Төбе төшкән шешә… Бер мәлгә икебез дә катып калдык. Тирә‑якта бернәрсә дә юк, ә тавыш ишетелә иде.
Кинәт икебез дә дертләп киттек.
- Җен бит шешә эчендә! - дидем мин, зур ачыш ясагандай. Һәм шешәгә үрелдем.
- Курай! - дип кычкырды Айрат, нәкъ шул ук вакытта шешәгә кулын сузып, - курай!
Без икебез дә берьюлы шешәне тартып алдык һәм шундук тавыш тынып калды. Бер-беребезгә шат елмаеп караштык та аны кабат урынына куйдык. Тавыш дәвам итте. Без шулай, шешәне бер куеп, бер алып, хәтсез вакыт үткәрдек.
- Җил искәндә генә улый иде шул, - диде Айрат, үз ачышына үзе ышанырга теләгәндәй, - ­хәзер аңлашылды инде. Кү­рәсең­ме әнә теге тишекне. Җил шуннан керә дә монда икеләтә көчәя, аннан соң шешәгә өрә. Хас та курай кебек…
- Аңлашылды. Әйдә.


Нәфисәләрнең өй түбә­сеннән төшкәндә без үзебезне батыр да, акыллы да, матур да итеп тойдык. Өсләребез шыр тузан булып бетсә дә, көннәр якты, күңел күтәренке иде. Ишек­ләрне кабат бикләргә дә, коелган тузанны сөртеп алыр­га да онытмадык. Ни генә әйтсәң дә, юк‑бар кеше түгел, ә Нәфисәләрнең йорты. Ә Нәфисә… безнең күрше!..
Өй түбәсеннән төшкәч, тузанга батып пычранып беткән киемнәребезне ­мунчадагы суга батырып куйдык та, минем алмаш күлмәк-ыштаннарны киеп, урамга чыктык. Тәэссоратларыбыз тирән дә, көчле дә булып, аны кем беләндер уртаклашасы килә иде. Ләкин урамда бер кеше дә күренмәде. Ә без бөтен дөньяга яңгыратып: «Нәфисәләрнең чардагында башкача бернинди гүләү дә ишетелмәячәк!» - дип кычкырыр яшьтән узган идек. Хәер, башка вакыт булса, иптәш малайларның тәрәзә төбенә басып, ачы итеп бер генә сызгырып җибәрер идек тә… Ә бу юлы… Бу юлы без алай итә алмадык. Әллә ничек үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Тып‑тын урамда сызгыру, кычкырып кемнедер чакыру, гомумән, нинди дә булса аваз салу үзе үк ниндидер ярамаган эш, гайре табигый хәл булып тоелды шикелле. Аннан соң урам да ничектер үзгәреп, кабат беркайчан да чыкмас өчен кабыгына кереп бикләнгән ташбакадай күңелсез булып калган иде.
Мондый үле урамда торасың да килерлек түгел дип, без кабат ишегалдына кердек. Һәм чырайларыбызга күңелсез генә елмаю галәмәте чыгарып, икебез дә берьюлы, Нәфисәләрнең өй түбәсенә карап алдык. Чардактан төшкәндә без үзебезне зур каһарманлык эшләп халыкны шом-куркудан аралаган пәһлеваннар итеп тойган идек. Барысы да безне мактар, дан-шөһрәткә күмәр, рәхмәтләр яудырыр дигән өмет тә юк түгел иде. Ә асылда… Кешеләргә безнең батырлык та, үзебез дә, сүзебез дә, гомумән, бернәрсәбез дә кирәкми, алар безнең кыю адымыбыз хакында белергә дә, ишетергә дә, уйларга да теләмиләр иде. Хәер… Бәлки кешеләр безгә карата ул кадәр үк ваемсыз да булмагандыр. Әйе, гамьсез түгел иде алар безгә. Илтифатсыз да түгел иде. Алар бары тик юк иделәр генә.
- Әйдә, нәнәйгә су китерик, - диде Айрат, күңелсезләнеп, - болай эт сугарып йөргәнче…
- Өйгә керик әле, - минем чишмәгә барасым килми, шушы кадәр битарафлык­тан чишмә суы да боз булып туңгандыр сыман иде, - картый коймак пешергән бугай.
- Чардакка менгәнне сизмәдеме икән?..


- Сизсә соң…
Картый чынлап та коймак пешергән, өстәл әзерләгән иде.
- Кайда югалып йөрисез?!. Сезнең өчен котым очып торды бит, - дип каршылады ул, - әйдәгез, утырыгыз.
Без мулла песиләре сыман, өнсез генә, өстәл артына шудык. Коймак тәмле иде. Балга мана‑мана бер тәлинкәне йомдырып куйдык.
- Тәмле! - диде Айрат, авызы коймактан бушаган арада, -во!
Мин чын күңелдән хуп­лап, баш кына кактым.
- Ачыгуың җитсә-ә… - дип сузды картый, бәхетле елмаеп, һәм шундук сүзне икенчегә борды, - Халисә апаңнарның өй түбәсеннән андый-мондый тавыш ишетмәдегезме?
- Юк, дип алдаштым мин, - Без елга буена бардык.
- Йорттан ерак йөрисе булмагыз, - диде картый тирән борчылу белән. Аннан соң, өс-башыбызга күз салып, сорап куйды, - батып кайттыгызмы?
- Әйе, киемнәрне мунчадагы суга батырып куйдык. Чәй эчкәч юарбыз.
Картый табадан коймак ала иде, минем сүзне ишеткәч, кулындагы тәлинкәсен төшереп җибәрә язды.
- Мунчага барып йөрисе булмагыз, - диде әле беребезгә, әле икенчебезгә курку катыш усаллык белән карап, - Ишетсен колагыгыз, мунчага бер адым да атлау юк.
- Ник?
Картый минем сорауга тәэсирлерәк җавап эзләгәндәй, бер мәлгә сүзсез торды.
- Сез киткәч, Халисәләрнең өй түбәсендә җәнҗал купты, - диде аннан соң, үзендәге куркуны безгә дә йоктырырга телә­гәндәй, - Кемнәрдер сөйләшә, үз­лә­ре көлешә, дөбер‑шатыр ки­ләләр. Убырлар уянган чак булды, ахры. Мин котым алынып, өй ишекләрен бикләп куйган идем, сезнең тышта калганны уйлап, кабат ачтым.
Айрат пырхылдап көлеп җибәрде. Мин аның ботын авырттырып чеметеп алдым да ачулы караш ташладым. Ул көлүен ютәл белән капларга теләп, бик тырышып тамак кырды.

Дәвамы бар.


Марат КӘБИРОВ

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/16491-ubyirlar-uyangan-chak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев