"Туган як талантлары" ишәя
Сонгы елларда якташыбыз, композитор Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге «Туган як талантлары» дип исемләнгән район фестивале уза. 2015 ел -Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм «Әдәбият елы» итеп игълан итү сәбәпле, фестивалебез дә шушы тематикага багышланган иде.
Фестиваль районыбызда яшәүче халкыбызның иҗатын һәм мәдәниятын үстерү, яңадан-яңа талантларны барлау, композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевның иҗади мирасын һәм музыкаль (көй) иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Фестивальдә иҗат коллективлары, аерым башкаручылар катнаштылар. Концерт программалары үзешчән сәнгатьнең төрле жанрларын: вокал-соло, вокаль ансамбль, хореография, сәнгатьле сүз, инструменталь жанрларны үз эченә алган иде.
Фестивальнең беренче этапы урыннарда, икенче өлеше-сайлап алу туры- район үзәгендә һәм Котлы Бөкәш авылы мәдәният йортында үтте. Иң яхшы дип табылган узешчән сәнгатьтә катнашучылар район фестиваленең Гала концертында чыгыш ясадылар. Бу концерт Югары Тегермәнлек һәм Яңа Арыш авылы мәдәният йортларында узды. Фестивальдә Мель. Починок, Трой Урай, Ямаш, Чаллыбаш, Яңа Сала, Олы Солтан, Олы Мәшләк, Яңа Арыш, Балыклы Чүкәй, Югары Тегермәнлек, Кече Укмас, Юлсубино, Кызыл Йолдыз, Бәтке, Күгәрчен авылы мәдәният йортлары матур хәзерлекләрен күрсәттеләр. Район башлыгы Илһам Валеев йомгаклау концертындакатнашкан һәрбер үзешчәнгә Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Әйтергә кирәк, Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге «Туган як талантлары» район фестивале елдан-ел югарырак биеклеккә күтәрелә бара. Гүзәллекнең чиге булмагандай, фестивалебез үсешенең дә алга таба кабатланмас булырга хакы бар.
Гөлия Кадыйрова,
район мәдәният йорты методисты.
Фото редакция архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев