Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Түбән Тегермәнлек авылында “Бер күрешү – узе бер гомер” исемләнгән концерт куелды

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан әзерләнгән концерт 7 март көнне көндезге сәгать икегә билгеләнгән иде.

Тик шулай да сәгать берләр тирәсендә Түбән Тегермәнлек авыл клубында аяк басар урын да юк иде. Авыл клубына күрше Югары Тегермәнлек, Күгәрчен, Ямаш, Балтач, Күки, хәтта район үзәгеннән дә тамашачылар килгән иде. Чөнки ул көнне үзенең дүрт бертуган, кияү, киленнәре белән бергә, Чаллы шәһәрендә яшәп ятучы авылдашыбыз Фәнис Мөхәммәтҗанов әзерләгән "Бер күрешү - узе бер гомер" исемләнгән концерт булырга тиеш иде. Бәйрәм барышында Фәнис абый яшьтән тыл калып, хәзерге вакытта өлкән яшьтә булган хатын-кызларны зурлап бүләкләде. Кичә бик күңелле, эчтәлекле булды. Өч сәгатькә сузылган бәйрәм кичәсен зал ахырына кадәр тын да алмыйча тыңлады. Халык бик кәнәгать калды.

Фотосы:sharok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Халыкара хатынкызлар бәйрәме