Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

"Таяну ноктасы" көн саен чыга башлый

21 нче марттан "Таяну ноктасы" тапшыруы "Яңа Гасыр" телеканалында атнага дүрт тапкыр - дүшәмбедән пәнҗешәмбе көннәренә чаклы чыга башлый. Җомга һәм ялларда гына чыкмаячак.

Тапшыруның алып баручысы Венера Иванова күптән түгел генә телеканалның рәсми сайтына биргән интервьюсында: "Бар шундый темалар,алар бүген генә актуаль. Шуңа күрә аларны эфирдан бүген үк тапшырырга кирәк. Программа шуңа да көндәлек форматта чыгарга тиеш, чөнки кайбер актуаль мәсьәләләр көчен югалта. Бары шундый форматта гына халык белән элемтә урнаштырыла ала," - дигән иде. Телеканал җитәкчелеге ток-шоу командасы исеменнән әйтелгән сүзләрне зур игътибарга алган.

Әлегә "Таяну ноктасы"н "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында җомга 13:00 сәгатьтә карагыз, ә якшәмбе 16:00 сәгатьтә кабатлау чыгарылышы. Ә 21 нче марттан ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбе көннәренә чаклы 19:00 сәгатьтә чыга башлый.

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев