Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында якташыбыз, язучы Әхәт Гаффар кичәсе булып узды

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы. Экранда – үзенең китаплары янында Әхәт Гаффар портреты шәйләнә. Бәйрәмчә күңелле музыка агыла. Аны кинәт кенә көчле музыкаль аккордлар алыштыра. Ул тынуга ук залның түр башыннан Равил Шәрәфинең ачыргаланулы тавышы ишетелә.

–    Дөрес түгел! –дип җитез генә сәхнәгә күтәрелә Г. Камал театры артисты, танылган якташыбыз Равил Шәрәфиев. Татарстанның халык шагыйре, күренекле прозаик, драматург Әхәт Гаффарның “Богау” романыннан өзек белән башлап җибәрә ул юбилярның иҗат кичәсен.  
Сәхнәдә аны икенче якташыбыз, бәйрәмне алып баручы К.Тинчурин театры артисты, Әшнәк егете Ирек Хафизов алыштыра. Язучы белән дустанә әңгәмә башлана. Аның төрле телләрдә дөнья күргән күп санлы китаплары турында әдәбият тәнкыйтьчеләренең фикерләре яңгырый. Әхәт Гаффарның өлкән язучылар белән аралашкан мизгелләрен чагылдыручы слайд шоу күрсәтелә.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Роза Гариф.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса