Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

“Сулыкларны саклау елы” уңаеннан “Елгаларым-тормыш тоткаларым” дип исемләнгән “Тамчы-шоу” үткәрелде

Дөньяда да, тормышта да иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Ул тереклек һәм яшәү чыганагы.

Татарстан үзәгендә ике зур елга-Идел һәм Чулман бергә килеп кушыла. Борынгы заманнардан ук Европа һәм Азияне, көньяк белән төньякны тоташтыруда әһәмиятле артерия хезмәтен үтәгән шушындый зур елгалар агу халкыбызның мәдәни һәм икътисадый үсешенә зур йогынты ясаган. Бу елгаларның халкыбыз тарихында үз урыннары бар, сәнгать белгечеме ул, әдәбият галимеме, тарихчымы, җырчы-көйчеме һәркем үз иҗатларында бу образларга тукталып, елга-инешләрне илаһилык дәрәҗәсенә күтәреп олылаган, үз бәясен җиткергән. Ата-бабаларыбыз да сулыкларның кадерен белгәннәр. Туган ил, туган туфрак, туган нигез шул эчкән суларыбыздан башлана да инде.
Бу елны "Сулыкларны саклау елы" дип атадылар. Шул нисбәттән Татарстан дәүләте күп кенә сулыкларны, күлләрне табигать тыюлыклары итү турында карар кабул итте. Әлеге ел кысаларында Ямаш авылы китапханәсе белән берлектә "Елгаларым-тормыш тоткаларым" дип исемләнгән "Тамчы-шоу" интеллектуаль уены үткәрелде. Уен башланганчы укучыларга су турында, үзебезнең җирлектә, үзебезнең төбәктә агучы елгалар турында шигъри әңгәмә узды. Уен мәйданында ике команда "Идел" (Ямаш китапханәсеннән Гөлчәчәк Дәүләтова, Фәнүзә Сафина, Айнур Әхсәнов) һәм "Чулман" (Юлсубинодан - Гөлзидә Кәримуллина, Мәдинә Сәләхиева, Алсу Нәҗмиева) командалары көч сынашты. Дүрт турдан торган бәйгедә 28 балл җыеп Чулман командасы җиңү яулады. Идел командасы да 5 баллга гына калышып, сулыклар хакында шактый бай мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр.
Без үткәргән әлеге чара шулай ук уенга җыелган ике авыл укучыларының сулыклар турындагы мәгълүматларын арттырып кына калмасын, бәлки адәм балаларына бүгенге көн өчен бик тә кирәкле булган сыйфат - табигатьне ярату, аны саклау хисе тудыруга да ярдәм итсен иде дигән теләктә калдык без.
Нәзирә Миңнеханова,
Балтач авылы китапханә мөдире.
Фотосы: elabuga-foto.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Тамчышоу” “Сулыкларны саклау елы”