Шагыйрь, публицист, язучы Мидхәт Миншинның тууына 80 ел
Шагыйрь, публицист, язучы Мидхәт Миншин (Миңнеәхәт Мөхәммәтша улы Миншин) 1936 елның 26 сентябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында игенче гаиләсендә якты дөньяга килүе хакында ул үзе болай дип яза. " Әле дөньяга килгәнче үк язмыш мине сыный башлаган.Туарыма ике ай калганда әнием Бибихәдичә Жәләлетдин кызын үгез сөзгән.Корсагын ярып...
- Шагыйрь, публицист, язучы Мидхәт Миншин (Миңнеәхәт Мөхәммәтша улы Миншин) 1936 елның 26 сентябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында игенче гаиләсендә якты дөньяга килүе хакында ул үзе болай дип яза. " Әле дөньяга килгәнче үк язмыш мине сыный башлаган.Туарыма ике ай калганда әнием Бибихәдичә Жәләлетдин кызын үгез сөзгән.Корсагын ярып җибәргән .Дәваханә табибләренең исе киткән:карындагы балага үгез мөгезе "кәгазь калынлыгы" гына җитми калган."Бу малай хикмәтледер, моны Ходай саклагандыр",-дип юраганнар .Алар хаклыдыр да :хикмәтле булмасам, шулкадәрле сынауларны уза алыр идем мени?.."
- Туган авылы Солтанны әдәби әсәрләрендә "Солтанай" дип аталу да гаҗәп түгел. Чөнки ул аны данлыклы журналист, публицист, язучы итеп бар дөньяга таныткан авыл бит.
- Алты айдан гаилә өстенә кара болыт ябырыла, сабый бала әтисез кала.Биографиясндә "Мөхәммәтшә улы" дип язса да,беркайчан да "әти "дип әйтергә насыйп булмый аңа.
- Егет җиденче сыйныфны тәмамлагач ,өйләре янып китә.Алты ай да үтми, 1952 елның гыйнварында Ерак Көнчыгышта армиядә хезмәт итүче абыйсы Хәсәншаның һәлак булуы хакында кайгылы хәбәр килә.
- "Әле буйга да җитмәс борын шушы кадәрле сынауларны кичу мине ничек сындырмагандыр,үзем дә шаккатам.Бәлки,шул "хикмәтле"булуым саклап килгәндер"- дип яза ул үз-үзенә гаҗәпләнеп. Юкка гына аны хезмәттәшләре хикмәтле Мидхәт Миншин дип атамаганнардыр инде.
- Хәер , аның туган җире дә хикмәтле кебек.Казаннан КАМАЗ юлы белән 60 чакрымнар баргач,уң якта Солтан авылы кырлары башлана, ә сул якта-Иксуар авылы.Гаҗәеп җир бу.Бер чишмәнең суы бер якка -Мишәгә,икече чишмәнен суы икенче якка - Чулманга юл тота.Шушы ноктада туган авылга Иксуар дип исем дә биргәннәр.
- Дөньяга билгеле тауларны да, елгаларны да, диңгезләрнедә күргәне була Мидхәтнең, әмма икесе ике якка агып киткән бу чишмәләр һәрвакыт күз алдында була аның."Изге чишмә","Бәхет чишмәләре","Юанычым "дигән җырларын тудырган икән , димәк ,шагыйрь чишмәләргә табынып, аларны сагынып яши, аларга үз иҗатында мәдхия укый.
- Аның иҗатын якын күрүчеләренең иманнары камил: автор күңелендәге иҗат очкынына туган як гел һава өреп торган икән.
- Вакыт-вакыт тын кысыла -
- Әле эссе, әле салкын,
- Ничек кенә җиңеләйтим
- Сызлануын туган якның,-
- дигән юллар тикмәгә генә язылмагандыр инде.
- Ул беренче "хикәясен"өченче сыйныфта укыганда язган.Укытучысы Габдулла абый Яруллин (ул инде фани дөньядан китте)аны бөтен балалар алдында кычкырып укып курсәтә.Алтынчы сыйныфта укыганда шигырьләр яза башлый.Шул ук елны "Ленин укыган университетка керәм"дип үзенең киләчәген билгеләп тә куя.
- 1954 елны данлыклы Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлап , Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына татар теле һәм әдәбият булегенә укырга керә.
- Университет!Күпме хыялландым
- Меңнәрнең берсе булырга,
- Син маяклар тездең адашмаска
- Авыл малаеның юлына.
- Шул ук елның сентябрь аенда "Яшь сталинчы "газетасында "Аттестат алганда" дигән шигере басылып чыга.Студентлык елларында республика матбугатында ,төрле җыентыкларда куп кенә шигрьри әсәрләре дөнья күрә.
- 1959 елны университетны тәмамлап ,Буа районы газетасында - "Яңа юл"да эшли башлый.Алты айдан Татарстан радиосына күчәргә тәкъдим ясыйлар.Ул анда 39 елга якын эшли.Журналистика белән кирәгеннән артыграк мавыгып киттем ,ахрысы,әдәби эшчәнлек арткы планда калды дигән уй һәрдаим борчып тора аны.Дөрес , журналистикага куп көч куюы өчен дә укенми ул:1977 елны "Безнең замандаш"дигән очерклар циклы өчен Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була,"Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре"дигән мактаулы исем дә бирелә.Бер-бер артлы "Васыять","Башаклар җырлый" дигән китаплары да укучыларга барып ирешә.
- Әмма күңелдәге иҗат очкыны сүнеп бетмәгән икән,җитмешенче еллар ахырында "кабат үзенә кайта".Татар халкының язмышы хакында борчылып "КҮПЕР"дигән публицистк поэма яза.Ул демократия җилләре исә башлагач кына - 1996 елда "Мәдәни җомга" газетасында басылып чыга.2002 елның февралендә "Ватаным Татарстан" газетасы аны кабат бастырып чыгара.100 гә якын җыр иҗат итә.Аларның күбесе халкыбызга да барып җитә.Юмористик,сатирик хикәяләре дә укучыларны үзенә җәлеп итә."Көл"дигән сатирик хикәясе беренче тапкыр "Чаян" журналында басылып чыга һәм шуннан китә, китә...Аның иҗаты "Правда"газетасында,элеккеге СССРның барлык союздаш республикаларындагы сатирик - юмористик журналларда урын таба.Әле Кытайда да өч китабы басылып чыга.
- Яңа - 21 гасыр Мидхәт Миншин өчен аеруча үзенчәлекле дияргә мөмкин,яше 70 кә таба баруын да онытып,моңарчы искә дә килмәгән китермәгән "зур эшкә" тотына:"Каргыш"дигән шигьри бәян иҗат итә.
- Тормыш кануннары бик гади генә кебек:изгелек кылсаң,үзеңә бише белән яхшылык булып кайта,диләр.Әмма явызлык кылудан тәм табучылар,астыртын эш йөртүчеләр , көнчеләр,кеше өлешенә керучеләр һич кенә дә кимеми.Мин менә шушындый бәндәләрнең фаҗигасен күрсәтергә тырыша язучы."Яхшылык белән яманлыкны аерырга теләмәсәк,без беркайчан да кеше хакын байрак иткән җәмгыять төзи алмабыз,ә минем сине,Кеше дигән бөек зат,бәхетле итеп күрәсем килә."Сөембикә"журналының 2003 елгы 2 санында дөнья кургән "Муенга асылган таш"дигән әсәрем дә шушы теләкләремне көчәйтә,"-дип искә ала язучы.
- Хак шул, үзең белгән,үзең кургән кешеләр язмышы хакында гына фикер йөртсәң дә, хакыйкатьне аңларсың,алрның башыннан узганнар безгә дә сабак бит.
- Һәркемнең туган җире дә, кылган гамәлләре дә хикмәтле бер тормыш китабы икәнлегенә Мидхәт Миншин иҗаты аркылы чын-чынлап ышанасың.
- 1979 елда аның очерклары тупланган " Васыять" исемле китабы, 1982 елда Чүпрәле районының Шәйморза авылында утыз биш ел күмәк хуҗалыкны җитәкләгән сугыш ветераны, СССРның Социалистик Хезмәт Герое Әхмәтгәрәй Әбдриевнең тормыш юлы һәм хезмәт казанышларына багышланган " Башаклар җырлый" дигән документаль повесте (1982) аерым китап булып басылып чыга.
- Татар халкының дәүләтчелеген ныгыту, татар теленең иҗтимагый тормыштагы дәрәҗәсен, статусын күтәрү өчен көрәш җәелгән туксанынчы елларда Мидхәт Миншин радиодан "Борчылулар һәм өметләр" дигән тапшырулар алып бара һәм кыюлыгы, еракка карап фикер йөртүе белән халыкның тирән ихтирамын казана. Татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында борчылулы уйланулары аның 1996 елда "Мәдәни җомга" газетасында басылып чыккан "Күпер" исемле поэмасында үзенең сәнгати чагылышын таба.
- Гомумән, халык, ил-җир язмышы турында гамь Мидхәт Миншинның ике гасыр чигендә иҗат иткән әсәрләренең төп-идея-эчтәлеген тәшкил итә. "Үлгәннәргә берни кирәкми" драмасы ("Хокук һәм зәят" журналы, 1999), "Хуҗа Насретдинның Казанга кайтуы" сатирик шоу-тамашасы ("Хокук һәм хәят", 1999), бер пәрдәле "Шайтан котырта" комедиясе ("Хокук һәм хыят", 2001), "Картлык белән бәхәс" кыйссасы ("Шәһри Казан", 2002), "Муенга асылган таш" повесте ("Сөембикә", 2003) - шул идея-эстетик юнәлештәге әсәрләр исемлегеннән кайберләре.
- Җөмһүриятебезнең төп радиосында баш мөхәррир булып эшләү Мидхәт Миншинга, әлбәттә, зур җаваплылык йөкли. Бигрәктә 90 еллар турында сүз барганда. Чөнки Татарстан радиосы республикасының бәйсезлеге өчен көрәшнең алгы сызыгында барды. Миллионлаган Татарстан халкына шул елларның үзенчәлеген, бәйсезлеккә омтылышның чын сәбәпләрен һәм максатларын, аның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген тәфсилләп, үтемле итеп аңлатырга кирәк иде. Мидхәт Миншин үзен үзе аямыйча әнә шул гамәлләрне батырларча, баш бирмәс журналист булып радиода эшләүче хезмәттәшләре белән бергәләп, рухланып, якты киләчәккә нык ышанып башкарды дияргә тулы нигез бар.
- Әлбәттә, барысы да ал да гөл генә бармый. Ул чорларда республиканың хәтта дәрәҗәле дип саналучы түрәләренең дә кимсетүен ишетергә туры килә аңа. Әмма журналист-трибун, публицист, язучы һәм бер гап-гади татар кешесе буларак, ул сайлаган кыйбласына һәр вакыт тугрылы булды. Горур, туры сүзле, абруйлы шәхес булып кала белде.
- Мидхәт абыйның хатыны Кәүсәрия ханым белән эч серләрен, истәлекләр уртаклашып утырганда ул күңелендәге кайбер авыр хисләрен дә яшереп кала алмады. Язучы һәм публицист, данлыклы журналистның 80 еллык юбилеен үткәрү мәсьәләләре дә борчый аны. Балык бистәсе район үзәгендәге бер урамга Мидхәт Миншин исеме бирелмәве дә күңелен тырный Кәүсәрия ханымның.
- Аның белән бергә эшләгән күренекле радио журналистлар Нәсим Акмал һәм Рөстәм Акъегет әле бүген дә Мидхәт Миншинның: "Әгәр 20нче гасырның 90 нчы еллары булмаса, Мидхәт Миншин да булмас иде", -дигән сүзләрен хәтерлиләр. Җитәкчеләрен тирән хөрмәт хисләре белән искә алалар.
- Күренекле журналист һәм мөхәррир Мансур Мортазинны да мөхтәрәм Мидхәт Миншин башлаган эшләренең лаеклы дәвамчысы дияргә тулы хакыбыз бар.
- Мидхәт Миншинның әдәби-публицистик архивын да җентекләп өйрәнү зарур.Әле укучыга барып ирешмәгән зыялы фикерләре, язмалары, фотолары да җитәрлек.Әдипнең "Күпер" поэмасындагы иҗат очкыннарын ялкынга әверелдерәсе иде.
- Юк бармыйбыз тарих дулкынында
- Без ябышып кына саламга.
- Эшебез бар, сүзебез бар безнең
- Иш булырлык бөек заманга.
- Киң Иделнең суын эчкән халкым
- Үзе дә бит Идел сыман ул:
- Кол Галиләр күпер салган безгә
- Җиңәр өчен чорлар сынавын ,-
- дип язуы белән мең хаклы Мидхәт Миншин.
- Рамазан Кәбиров,
- Татарстанның атказанган укытучысы.
- Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев