Җырчының Инстаграм тарихы гаилә фотоларыннан башлана. Хәбәр итүенчә, әлеге көннәрдә ул - Башкортстанда. Əнисе белән төшкән фотосурәте белән дә бүлешә. Хәзер җырчының кайда йөргәнен, нәрсә эшләгәнен белеп торачакбыз.
Мәдәният
Салават Фәтхетдиновның улы аның нинди әти булуын «ачты»
Җырчының социаль челтәрдә теркәлүе хакында улы Рөстәм хәбәр итте. Əтисенең телефон тотып төшкән фотосурәте астына ул: "Барлык социаль челтәрләрдә берничәшәр әтинең исеменнән ялган битләр теркәлгән. Салават Фәтхетдинов бары тик "Фейсбук"та һәм "Инстаграм"да, язылыгыз", - дип куйган ул.
Улы Рөстәмнең битен карасаң, ул әтисе белән смс аралашуын да "элгән". Сәхнәдән бик горур һәм кырыс күренгән җырчының тормышта исә ихлас, бала җанлы икәнен аңлыйсын.Инстаграмга килгәндә кемнәр генә юк анда хәзер! Хәния Фәрхи дә, Гүзәл Уразова да, Җәвит Шакиров та!.. Бер Айдар Галимов кына юк. "Инстаграм"да "клон"ы бар иде, аны да бетереп атканнар. "Айдар" студиясе директоры Павел Волонихин исә болай ди:
- Айдар Галимов көн дә "В контакте"дагы рәсми төркемен, андагы комментарийларны укып бара. Электрон почтасындагы хатларга күз сала, сайтындагы "Кунак бите"нә керә. Аның бары тик шуңа гына вакыты җитә. Ул бер социаль челтәрдә дә теркәлмәгән!
Чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев