Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Рус фольклоры тантанасы

Май ахырында Лаеш районының Рус Никольское авылында "Каравон" рус фольклорының 20 нче Идел буе фестивале булып узды. Анда Балык бистәсе иҗат коллективлары да катнашты. Бу фестиваль инде күптән региональ кысалардан чыкты. Елдан-ел анда катнашучыларның саны арта. Быел юбилей елында фестивальдә 126 иҗат коллективы чыгыш ясады. Анда Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан...

Май ахырында Лаеш районының Рус Никольское авылында "Каравон" рус фольклорының 20 нче Идел буе фестивале булып узды. Анда Балык бистәсе иҗат коллективлары да катнашты.
Бу фестиваль инде күптән региональ кысалардан чыкты. Елдан-ел анда катнашучыларның саны арта. Быел юбилей елында фестивальдә 126 иҗат коллективы чыгыш ясады. Анда Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан да килгәннәр иде. Район Мәдәният йортының "Камские зори" халык вокаль коллективы күп еллардан бирле фестивальдә катнашып килә. Быел алар белән бергә фестивальнең концерт мәйданчыкларында "Калинушка" ветераннар хоры һәм солист Эдуард Закиров та чыгыш ясадылар. Балык бистәсе үзешчәннәрен хуҗалар да, фольклор форумның кунаклары да җылы кабул иттеләр.
Рәсемдә: "Калинушка" ветераннар хоры фестиваль сәхнәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев