Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Ризат Рамазанов белән Зинира ничек танышкан?

Танылган юморист, җырчы Ризат Рамазановның тормышы иптәше Зинира белән башкара торган "Бул үземә генә" җыры соңгы вакытта популярлашып, хит-парадларның югары баскычларын яулый башлады.

Ризат күпләргә "Кредит" юмор төркеме юмористы буларак та таныш әле. Ә Зинира кайда булган һәм ни өчен әлегә кадәр җырламаган?
- Зинира тумышы белән Башкортстан ягыннан. Аның белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Салават Фәтхетдинов кафедрасында бергә укыдык. Ул төркемебезнең старостасы булды, беренче курсларда без бик аралашмадык, ә менә 4нче курста кинәт кенә мәхәббәт утлары кабынды. Аннан соң озакламый кушылдык, хәзерге вакытта 2 яшьлек Айгизә исемле кызыбыз үсеп килә. Шушы көннәрдә аны балалар бакчасына урнаштырырга җыенабыз. Зинираның әлегә кадәр җырламавы да кызыбыз белән декрет ялында булуы белән бәйле, - дип сөйләде Ризат Intertat.ru хәбәрчесенә.
Ризат үзе Саба районының Алан-Елга авылы егете. Бу көннәрдә Рамазановлар авылга кайтып, бакча эшләрендә булышкан. Казанда исә алар социаль ипотекага алынган бер бүлмәле фатирда яшиләр. "Хәзер тулысынча иҗатка чумдык. Яңа җырлар иҗат итәбез, тиздән Илдар Ямалиев белән районнар буйлап "Кредит" юмор төркеменең яңа программасын тәкъдим итәчәкбез", - диде Ризат Рамазанов. Моннан тыш ул туй, юбилей һәм башка төрле мәҗлесләр алып бару белән дә шөгыльләнә.

Эльвира Шакирова.

http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/49105

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юмор төркеме юмористы