- 19 ноябрьдә Чуашстанның Шыгырдан авылында узган "Мишәрләрем" концертыннан кайтып барганда, төнлә йокыга китеп, КамАЗ машинасына барып кердем. Уянып китсәм, берни дә аңламыйм. КамАЗ йөртүчеләре ишекне ачкач, "син исәнме?" дип сорадылар. "Исән бугай", - дидем. Машинадан көчкә төштем, чөнки тәннең сызлавына, авыртуына чыдарлык түгел иде. Ашыгыч ярдәм җирле район хастаханәсенә алып китте. Аннан туган ягым Буага кайтардылар. Ике атна хастаханәдә яткач, туганнарым, кода-кодагыйлар Казанга түләүле шифаханәгә урнаштырды. Шулай итеп, 3 айга якын дәваландым, - дип сөйләде безгә Ринат Рәхмәтуллин.
Бүгенге көндә җырчы үзен яхшы хис итүен белдерде. "Барлык туганнарыма, якыннарыма, кода-кодагыйларыма рәхмәт. Аллага шөкер, сәхнәгә кайттым. Әнкәйгә рәхмәт, аның догалары да мине саклап калгандыр. Тормыш дәвам итә, яңа җырлар иҗат итәргә, яңа үрләргә ирешергә әзермен!" - дип белдерде җырчы.
Әлеге күңелсез хәл аркасында Ринатның Себер якларындагы концертлары өзелгән. "Концертлар булыр, иң мөһиме - исәнлек. Мин тамашачыма кирәк, Аллаһы Тәгалә мине шуңа да калдыргандыр. Тамашачымның догалары да ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Хәзерге вакытта өч концерт куйдым, әлегә авылларда гына йөрим", - ди ул.
Машинага килгәндә, юл һәлакәтеннән соң Ринатның машинаны күргәне, янына барганы юк икән әле. "Аны ремонтлап була, ләкин моның өчен бик күп акча таләп ителә. Шуңа күрә иң кулае - машинаны сату", - диде Ринат Рәхмәтуллин.
http://intertat.ru
фото сайттан.
Нет комментариев