Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ринат абый безне зур сәхнәгә чыгарды – Ринат Гобәйдуллин турында Татарстан җырчылары

Равил Галиев, Резеда Шәрәфиева, Ришат Шәйхетдинов композиторның тормышларында зур роль уйнаганын билгеләп узды.Бүген татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин арабыздан китеп барды.

Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин 1951 елда Баулы районы Иске Урыссу авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск шәһәре музыка-педагогика училищесын тәмамлый. 1976 елда Чаллы каласына күченә. Шунда "Сердәш" ансамблен оештырып җибәрә. 1980 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый.

Ринат Гобәйдуллин оештырган "Сердәш" ансамбле Татарстанда беренче "яшь йолдызлар мәктәбе" буларак билгеле. Композитор тырышлыгы белән Габидулла Хөрмәтуллин, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, Рәсул Салихов һәм башка җырчылар зур сәхнәгә чыкты. Ринат Гобәйдуллин 200ләп җыр һәм Минзәлә, Әлмәт, Оренбург, Уфада 11 спектакльгә музыка иҗат иткән шәхес. Иң билгеле җырлары - "Бир кулыңны, гүзәлем", "Чаллы сириннәре", "Күңелеңә авыр алма", "Күчмә кошлар".

Композиторның укучылары, татар халкының яратып тыңлый торган җырчылары "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә һөнәри тормышларында Ринат Гобәйдуллинның керткән өлеше турында сөйләде.

"Тутырып карамадың" җыры минем өчен хәлиткеч җыр булды

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев:

- Ринат абый бик игътибарлы кеше. Яшь талантларны күреп ала белә. Башлангыч чорда җырчыларга сәхнә серләрен өйрәткән кеше ул. Минем тормышымда ул иң әһәмиятле рольләрнең берсен уйнады, чөнки мин Азнакайдан Чаллыга күченгәч, Ринат абый җитәкләгән "Сердәш" вокаль ансамбленә килеп урнаштым. Зур сәхнәгә безне Ринат абый чыгарды. Без шулай итеп җырчы булып киткән кешеләр. Ул чордагы "Сердәш"тән бүгенге көндә сәхнәдә эшләүче җырчылар күп. Шул арасында Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева бар.

Ришат белән Айгөл Шәйхетдиновлар да Ринат абыйның "Сердәш" мәктәбеннән чыккан җырчылар. Аның җырларын күп җырладым. Бүгенге көндә дә репертуарымның 30 проценты - аның җырлары. "Адашкан мәхәббәт", "Тутырып карамадың" кебек җырлар шундыйлардан. Галиәхмәт Шаһи сүзләренә язылган "Тутырып карамадың" дигән җыр бик популяр булды. Минем өчен хәлиткеч җыр булды дияр идем. Аны кеше дә яратты, халык хәзер дә сорый.

Ринат абый миңа әтием кебек булды

Чаллыда яшәүче җырчы Ришат Шәйхетдинов:

- Үзем әтисез үскәнлектән, Ринат абый минем өчен әти урынында булды. Зур сәхнәгә ул алып чыкты. Бик ачык, ярдәмчел, ихлас күңелле кеше иде. Ул җитәкләгән "Сердәш" ансамбленнән киткәч тә, аның белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә идек. Көн дә я телефон аша, я күрешеп аралаша идек. Көн дә көй иҗат итмәсә дә, язган җырлары бик уңышлы иде. Чын кеше иде инде ул.

Әле кичә генә аның белән очрашып, күптән түгел апаның 50 яше үткәнен искә алып, туганнар турында хәл-әхвәл сорашып утырган иде. Без аның белән туганнарча яшәдек. Бөтен туганнарны белә иде ул безнең. Мин тормыш иптәшем Айгөл белән дә "Сердәш" ансамблендә таныштым. Бик тетрәндергеч, зур югалту булды безнең өчен. Рәхәт кенә, җиңел генә китеп барды. Урын өстендә озаклап ятып, кеше интектереп үлү белән чагыштырганда, үлеме җиңел булды Ринат абыйның.

Зур сәхнәгә чыгарган ата кеше дияргә була аны

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева:

- Ринат абый минем тормышымда зур сәхнәгә аяк басарга ярдәм иткән шәхес. "Кил әле, җырла әле" дип, ул мине "Сердәш" ансамбленә җырчы итеп чакырды. "Синең тавышыңа туры килә", дип "Синсез яшәү - яшәү түгел ул" җырын да ул тәкъдим итте. Зур сәхнәгә чыгарган ата кеше дияргә була аны. Аңа хөрмәтем бик зур. Әле Яңа ел алдыннан декабрь ахырларында гына Чаллыга кайтып килгән идем, ул миңа яңа гына табадан төшкән "Утыр әле, әнкәй, яннарыма" җырын бирде. Алга таба бу җырны, һичшиксез, җырлаячакмын.

Бик аяныч, әлбәттә. Әле ялт итеп торган Ринат абый иде, авырмый иде, кыяфәтләре дә матур иде. Бик кинәт кенә үлде, шаккаткыч хәл. Хәзер берни эшләп тә булмый, җырларын дәвам итәрбез.

Аның "Чаллы сиреньнәре" җыры бик популяр булды инде, гимн кебек, һәркайсыбызга таныш җыр. Аны Ринат абый үзе генә дә яратып башкарды. Равил Галиев, Ринат Хәмәдиев, Раил Абдрахманов шушы җырны бергә чыгып та җырлады.

Композитор белән хушлашу иртәгә, 9 гыйнвар көнне, Чаллының "Энергетик" мәдәният йортында иртәнге 9да башлана. Ринат Гобәйдуллинны туган ягы - хәзерге Ютазы районы Иске Урыссу авылында җирләячәкләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/08/132760/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев